Логотип
Хәбәрләр

Пушкин картасы белән билет ал һәм бүләк от!

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бүләкләр уйната. Пушкин картасы булган мәктәп укучылары һәм студентлар авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Акциядә 15 декабрьгә кадәр катнашырга мөмкин.

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бүләкләр уйната. Пушкин картасы булган мәктәп укучылары һәм студентлар авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Акция 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Моның өчен Тинчурин театры бинасында барган спектакльгә, экскурсиягә, мастер-класска Пушкин картасы белән билет алып, аның артына исем-фамилияне, телефон номерын язарга һәм театр фойесындагы махсус тартмага салырга кирәк.

К. Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, яшьләрне Пушкин картасы белән театрга китерү – театрларның төп бурычларының берсе.

«Пушкин картасын гамәлгә кую театрларга зур бүләк һәм сынау булды. Чөнки яшьләрнең бер өлеше мәдәният белән кызыксынмый, театрга йөрми, хәтта карталарын теркәмәгән студентлар да байтак. Без хәзер мәдәнияткә битараф булган яшьләрне театрга җәлеп итү эшен алып барабыз. «Пушкин картасы» белән билет ал һәм бүләк от!» акциясе дә мәктәп укучыларын һәм студентларны театрга күбрәк китерү өчен эшләнә», − дип белдерде Фәнис Мөсәгыйтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк