Рөстәм Закиров: «Җитәкчеләргә ялагайлана белсәм, минем дә популярлык дәрәҗәм зуррак булыр иде»

Сез Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы?

- Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргәнем булмады. Бер көнне Рөстәм Асаев белән эшләргә туры килде. Ул татарча да, русча да, итальянча да җырлады. Аның репертуары күпкә баерак минекенә караганда, ләкин аңа халык артистын бирмиләр. Дөресен әйтсәк, Рөстәм янында бераз оялып утырдым. Һәм шуны әйтергә кирәк: исем алу әллә ни өстәми.

Кайчан танылу җиңелрәк: бүгенме яисә 90 еллардамы?

- Бүген җырчы булып танылу өчен өздереп җырлый белү кирәкми. Хәзерге заманда социаль челтәрләр бар. Алар ярдәмендә дә танылып була. Хәзер акчаңны тотасың да ротация сатып аласың. Барысы да шуңа корылган, диләр. Ләкин минем бер фикерем бар: биючеләр бер дә биюләрен ротациягә бирмиләр, ә популярлашалар. Әгәр дә син җиренә җиткереп җырлыйсың икән, сине халык барыбер күтәреп алырга тиеш. Хөкүмәт радиолары булса да, кесә калынлыгы турында түгел, ә мәдәниятне агарту турында уйлап эш итсеннәр иде.

Бу хакта тулырак: intertat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
553
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Бүтән күрешүләр булмас...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы