Рамил Шәрәпов: «Син булмасаң – без дә булмас идек»

Бүген артист һәм юмор остасы Рамил Шәрәповның әнисенең туган көне. Бу хәбәрне ул инстаграм аша җиткерә.

«Кадерле Әнием! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа, Әнием», – дип яза артист.

Котлауларга башка артистлар да кушылдылар: «чын күңелдән котлыйбыз, бик талантлы балалар үстергәнсез», «әниең бик матур, Рамил, туган көне белән котлыйм!», «котлыйбыз әниеңне! бәхетле, озын гомер телибез».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
448
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы