Логотип
Хәбәрләр

Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты

Җиңүчеләрне бүләклиләр!

Бүген 13:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак. Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар иде. 8 ноябрьдә узачак гала-концертта фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Мәдәният министрлыгы тг-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021