Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән!

Танылган юмор һәм пародия остасы, җырчы Рифат Зарипов үзенең тыгыз гастрольләр графигына кискен үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булган. Авырып китү сәбәпле Кукмарада узган концертында ук Рифатның тавышы булмаган, һәм шул кичтән соң җырчы хастаханәгә эләккән.

Рифат Зариповның Инстаграм тасмасында хастаханә бүлмәсендә яздырылган видео барлыкка килде. Артист үзе система астында ятса да, тиздән савыгып янәдән тамашачыларын матур җырлары белән сөендерүен көтә. Шулай ук артистның Әтнәдә 15-16 ноябрьдә буласы концертлары 25-26 декабрьгә күчерелгән. Рифат Зарипов килеп чыккан уңайсызлыклар өчен тамашачыларыннан гафу үтенә һәм барлык инстадусларына сәламәтлек тели.

«Аңлавыгыз өчен бик зур Рәхмәт. Исән-сау булыйк. Сакланып йөрегез», – дип язган җырчы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rifat_zaripov_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
637
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы