Логотип
Хәбәрләр

Ринат Закиров: Туган телне өйрәнергә теләүчеләр түгел, туган телен өйрәнергә теләмәүчеләр гариза язарга тиеш!

25 апрельдә узган Дәүләт Советы сессиясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуров Дәүләт Думасы депутатларының туган телне ата-аналар теләге белән генә укыту турындагы зако...

25 апрельдә узган Дәүләт Советы сессиясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуров Дәүләт Думасы депутатларының туган телне ата-аналар теләге белән генә укыту турындагы закон проектына каршы кискен чыгыш ясады. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул туган телне укытуга кагылышлы вәзгыятьтә артка чигенү һәм йомшаклык күрсәтү нәрсәгә китергәнен әйтте.

"Татар дөньясының күтәрелеше кемгә ошамады?"

- Ринат Зиннурович, Дәүләт Советының сессиясендә сез бик кискен чыгыш ясадыгыз. Мондый кискен чыгыш ясауга сезне нәрсә этәрде?

- Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан Русия Дәүләт Думасына юллаган мөрәҗәгать республика җәмәгатьчелеген нык җанландырды, тел мәсьәләсенең бөтен кискенлеген күрсәтте. Ул мөрәҗәгатьтә яңгыраган фикерләр илнең милли республикаларында теләктәшлек һәм яклау таба, бу социаль челтәрләрдә күренә.

Шунысы да бик мөһим – Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары Советы да Дума әзерләгән шикле закон проектына каршы чыкты. Социаль челтәрләрдә бер фикер күзгә чалына – бүгенге вәзгыятьтә мондый каршылыклы илдә яшәүче милләтләрне капма-каршы куярга юнәлтелгән закон проектын әзерләү кемгә кирәк булды икән дигән сорау була. Туган тел һәм милли мәктәп мәсьәләсе инде күп еллардан бирле татар халкының иң авырткан җире дип әйтсәк тә дөрес булыр.

Узган гасырның 90 нчы еллары халкыбызга бик зур мөмкинлекләр ачты, республикабызда дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды, югары уку йортларында да татар теленең кулланылышы шактый киңәйде. Мондый күренеш халкыбызны рухландырды, республикабызның зур уңышларына да шушы чорда нигез салынды. Бу чорда татар халкының рухи халәте дә нык үзгәрде, милләт үзенең бай тарихын өйрәнергә кереште, республиканың икътисади уңышларында да милли күтәрелешнең әһәмияте гаять зур. Нәкъ шул чорда татар кешесе гасырлардан килгән төшенкелектән арынды, җилкәләрен турайтып, ныклы адымнар белән атлап китте. Милләт үзенең киләчәгенә өмет белән карый башлады.

Татар дөньясының күтәрелешләре, аның үзгәрешләре кемгә ошамады икән? Нигә аны бүген шушындый шомга салырга кирәк булды соң? Соңгы елларда мәгариф системасында барган үзгәрешләр халкыбызны тагын бер борчуга салды. Илнең Конституциясе республикалардагы милли телләргә дәүләт статусы биргән иде, алар башта федераль уку стандартларына да кертелде. Ләкин ниндидер көчләргә бу ошамады күрәсең, милли телләрне федераль стандартлардан төшереп калдырдылар. Җәмгыятьтәге каршылыкларга китергән төп сәбәп менә шушы.

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: tatarstan.ru

Тулырак ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк