Логотип
Хәбәрләр

Салаватка җавап "хаты" килде: "Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый"

“Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды"

Илһам Шакиров исемендәге премия тапшыруга багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Салават Фәтхетдинов катнашып, күп кенә каләм әһелләренә язарга “азык” бирерлек сүзләр әйткән иде. Илдар Хәкимов шәхесенә дә кагылып үтте. “Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды. Шәп җырчы. Ул – минем студент. Мин аны үзем эзләп таптым. Дөресрәге, Альфред табып: «Тыңлап кара әле Салават Зәкиевич», –  дип алып килде. Дөрес, матур, моңлы җырлый, ләкин менә нишлисең инде... Гаиләдә бит хуҗа бер генә була. Мин аны жәлләмим инде. Ну «обидно, слушай». Шәп җырчы. Мин аны Филүс белән бер дәрәҗәгә куям. Нишләптер, менә югалды бит...” – диде Салават Зәкиевич. Бүген инде социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовтан җаваплар ишетелде. Гүзәлнең: “Салават абыйның авызыннан мондый сүз чыгар дип уйламаган идем”, - диюенә соңрак Илдар да кушылды. “Салават абый мине югалткан... Абый, Аллаһка шөкер, әкрен генә без, балалар үсеп килә. 20 нче юбилей сезонына әзерләнәбез. Сезне дә хөрмәт итеп Кремль концертына зур кунак буларак чакырган идек. Ә Сез... Менә мин, нишләптер, Сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан, кем өйләнгән, вообще барыбер. Минем анда эшем юк”, - дип җаваплаган ул.

Фото социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк