Сәнгать аша - Җиңүгә!
Сәхифәне Луара Шакирҗан әзерләде
Театр солдаты
Сугыш барыбызда да тирән ярасын калдырды. Безнең театрыбыздан гына да күпме талант ияләре китеп, яраткан тамашачыларыннан чәчәк бәйләмнәрен ала алмыйча, сугыш кырында ятып калган. Олы артистларыбыз бик яратып, талантлы булуларына аеруча басым ясап, сагынып искә төшерәләр иде аларны. Шушы сугыштан исән-имин кайткан Габдулла абый Фәтхуллин аерым игътибарга лаек. Театр тарихында аның үз иҗади төсе, үз йөзе бар иде. Беркемгә дә охшамаган чын табигый артист буларак, ул үзенең кабатланмас эзен калдырды. Рус драматургиясендә дә, чит ил әсәрләрендә дә уйнады. Зур, баш рольләр түгел, эпизодик рольләр, ләкин алар бар да бер тулы канлы образлар иде. Иң беренчесе – ул инде ут эченнән кайткан, бөтен авырлыкларны узган, шактый басынкы, тыйнак кеше булып истә калды. Сәхнәдә дә бик тә табигый, күзгә бәрелеп тормый, ләкин үзенә җәлеп итә. Сугышка кадәр ул театр техникумын тәмамлый. Өлкәннәр аның яшьлеген сөйләп туймыйлар иде: кара куе бөдрә чәчле, калын бас тавышлы, нык ир-егет булган. Шул бас тавышына игътибар итеп, Нәҗип Жиһанов үзе аны Мәскәүгә консерваториягә укырга жибәрергә тели, ләкин ул театрны ташламый. Габдулла абый фронттан ике аяк табаны уелып, инвалид булып кайта. Нинди сабырлык белән йөргәндер, без, яшьләр, ул чакта аны бөтенләй сизмәдек.
«Тормыш жыры»нда сәхнәдә очраштык без Габдулла абый белән. Сугыш вакыты. Шәйхи бабай улына хат яздырырга керә минем янга. Аның күзләрендә, үз-үзен тотышында, кыяфәтендә сугыш чоры бөркелә, бөтен халык язмышын аның аша күреп була иде. Әйе, сугышның бөтен авырлыгы, ачысы Габдулла абыйга сеңгән, тәнен генә җәрәхәтләп калмаган, җанын да шактый кыйнаган, гарипләп кайтарган иде, билгеле. Табигате белән аралашучан, шаян холыклы кешене дә менә нишләтә бит сугыш ... Аның бөтен яшьлек уты, дәрте сугышта калган кебек тоелса да, беркадәр яшәү пассивлыгы сизелсә дә, ул аны сәхнәгә алып чыкмый, сәхнә артында калдыра белә иде. Комик рольләрен кирәк кадәр юмор хисе белән баета, көлдерә. Һәлак булган артист-солдатлар өчен дә үзеннән өлеш кертте, үзе белән һәрвакыт аларның хатирәләрен саклап яшәде.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты
Нәҗибә Ихсанова хатирәләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк