Логотип
Хәбәрләр

Сәнгать аша – Җиңүгә!

Сугыш. Талант.

Сугыш барыбызда да тирән ярасын калдырды. Безнең театрыбыздан гына да күпме талант ияләре китеп, яраткан тамашачыларыннан чәчәк бәйләмнәрен ала алмыйча, сугыш кырында ятып калган. Олы артистларыбыз бик яратып, талантлы булуларына аеруча басым ясап, сагынып искә төшерәләр иде аларны. Шушы сугыштан исән-имин кайткан Габдулла абый Фәтхуллин аерым игътибарга лаек. Театр тарихында аның үз иҗади төсе, үз йөзе бар иде. Беркемгә дә охшамаган чын табигый артист буларак, ул үзенең кабатланмас эзен калдырды. Рус драматургиясендә дә, чит ил әсәрләрендә дә уйнады. Зур, баш рольләр түгел, эпизодик рольләр, ләкин алар бар да бер тулы канлы образлар иде. Иң беренчесе – ул инде ут эченнән кайткан, бөтен авырлыкларны узган, шактый басынкы, тыйнак кеше булып истә калды. Сәхнәдә дә бик тә табигый, күзгә бәрелеп тормый, ләкин үзенә җәлеп итә. Сугышка кадәр ул театр техникумын тәмамлый. Өлкәннәр аның яшьлеген сөйләп туймыйлар иде: кара  куе бөдрә чәчле, калын бас тавышлы, нык ир-егет булган. Шул бас тавышына игътибар итеп, Нәҗип Жиһанов үзе аны Мәскәүгә  консерваториягә укырга жибәрергә тели, ләкин ул театрны ташламый. Габдулла абый фронттан ике аяк табаны уелып, инвалид булып кайта. Нинди сабырлык белән йөргәндер, без, яшьләр ул чакта аны бөтенләй сизмәдек.

«Тормыш жыры»нда сәхнәдә очраштык без Габдулла абый белән. Сугыш вакыты. Шәйхи бабай улына хат яздырырга керә минем янга. Аның күзләрендә, үз-үзен тотышында, кыяфәтендә сугыш чоры бөркелә, бөтен халык язмышын аның аша күреп була иде. Әйе, сугышның бөтен авырлыгы, ачысы Габдулла абыйга сеңгән, тәнен генә җәрәхәтләп калмаган, җанын да шактый кыйнаган, гарипләп кайтарган иде, билгеле. Табигате белән аралашучан, шаян холыклы кешене дә  менә нишләтә бит сугыш ... Аның бөтен яшьлек уты, дәрте сугышта калган кебек тоелса да, беркадәр яшәү пассивлыгы сизелсә дә, ул аны сәхнәгә алып чыкмый, сәхнә артында калдыра белә иде. Комик рольләрен кирәк кадәр юмор хисе белән баета, көлдерә. Һәлак булган артист-солдатлар өчен дә үзеннән өлеш кертте, үзе белән һәрвакыт аларның хатирәләрен саклап яшәде.

              Россиянең һәм Татарстанның халык артисты

Нәҗибә Ихсанова хатирәләреннән.

 

Хәтер саклый алар исемен...

Дэллюс абый бу дөньяга бары тик артист булыр өчен генә туган иде. Йомшак, матур тавыш, чибәр-мөлаем йөз, ыспай-җыйнак гәүдә-сын. Һәм бик тә музыкаль иде ул. Матур җырлый, җиңел бии, гитарада чегән романсларын гаҗәеп оста башкара иде.Тормышта Дэллюс абый бик тә тыйнак, әдәпле, зыялы шәхес иде: киеме пөхтә, бөдрә чәче матур итеп таралган һәм үзеннән җиңелчә генә затлы хушбуй исе килеп тора. Кемгәдер тавыш күтәргәнен, дорфа кыланганын хәтерләмим. Җыелышларда да чәчрәп чыкмады. Сак булырга тырышуы, бәлки, балачактан калгандыр... Аның әтисен, режиссёр Гали Ильясовны, 1937 елда «халык дошманы» дип кулга алалар. Ә «дошман» балаларына ул елларда андый «мөһер» белән яшәү җиңел булмаган. Әнисенә – татар сәхнәсенең иң якты йолдызларының берсе, бөек актриса Гөлсем Камскаяга да «казна шулпасын» татырга туры килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Дэллюс абый алгы сызыкта ут эчендә пулемётчы булып, иле өчен үлем белән көрәшә. Аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены балкый иде. Әйткәнемчә, тыйнак кеше булгангамы, үзе турында да, сугыш турында да искә төшерергә бик яратмый иде ул. Алай да бу ордены турында бер сөйләгәне исемдә. Ниндидер елга ярында үзебезнекеләрнең чигенүен каплап, фашистларның һөҗүмен тоткарлап тора ул. Бер үзе! Икенче номерлы пулемётчы һәлак була. Дэллюс абый, шөкер, могҗиза белән исән кала. Аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Бик кадерләп саклый иде ул аны. Аның бүтән медальләре дә күп иде. Аларын бик такмады. Ә бу орденын бәйрәм көннәрендә костюмына тагып килә һәм (хәзер дә күз алдымда) орден турында сүз чыкса, аны сул җиңе белән сыпырып-сыйпап ала торган иде.

               Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов язмасыннан.

Шәхри  Казан. 2005. 

                

 

  Соң булса да туган җиргә кайтты... 

... Хәрби оркестр уйный...

Зияратның яшелләнеп килгән агачларында сайраган кошларны сискәндереп залп яңгырады. Хәер, кошларны гына түгел, хәрби залп бу вакытта кабер янында булган һәркемне сискәндерде һәм тетрәтте дә... Мондый вакыйга көн дә булмый. Минем, мәсәлән, кинода гына күргәнем бар иде. Тамакта төер, күзләрдә яшь...

Озын буйлы, таза-сау, чибәр, талантлы 31 яшьлек гаилә башлыгы 1941 елда Ватан сакларга сугышка чыгып китә. 1943 тә хатлар туктала. Хатыны, улы, кызы “бәлки исәндер, бәлки кайтып керер” дигән могҗизага өметләнеп, озак еллар көтә үзләренең газиз кешеләрен  артист Гыйльметдин Газизовны...

2009 елның язында – 66 елдан соң ул чынлап та туган җиренә кайтты...кечкенә фанера тартмада... Фидакарь эзләүчеләр ярдәме белән берәмләп булса да югалганнар табыла, шөкер: хөрмәт белән я туганнар каберлегенә җирләнә, я иң бәхетлеләренең (хәер, аларны бәхетле дип әйтеп буламыни...)  тартмага салынган сөякләре булса да туган җиргә кайта... Күптән түгел Новгород якларыннан табылган гәүдәнең Гыйльметдин Газизовныкы икәнлеген тану медальоны аркасында мөмкин була. Татарстан хәрби комиссариатына хәбәр ителә. Казанда яшәүче улы Гильдус, кызы Дилә әтиләрен, 198 солдат табылган урында түгел, әнисе каберенә җирләргә карар кыла һәм 22 май көнне Гыйльметдин Газизов Казанның татар зияратында үзенең мәңгелек тыныч урынын тапты. Г. Газизовның балалары инде өлкән яшьтәге Гильдус абый һәм Дилә апа икесе дә югары белем алган сәнгать җанлы, зыялы кешеләр. Бу көнне аларның да күзләре тулы яшь иде – сагышлы сөенеч яшьләре...

Бу хакта тәфсилләп язуымның сәбәбе бар. Гыйльметдин Газиз улы Газизов сугышка Татар дәүләт Академия театрыннан киткән артист. Ул Әлмәт районы Биш Мунча авылында 1910 елның 25 апрелендә умартачы гаиләсендә туа. Тышкы кыяфәте дә сәхнә өчен килешеп торган, җырларга яратучы талантлы бу егетне театр техникумына кабул итәләр. Рәшидә Җиһаншиналар белән бер чорда укып, Кәрим Тинчурин кебек осталардан белем ала ул. 1936 елдан сугышка киткәнче Академия театрының артисты була. Марат (“Таймасовлар”, Т. Гыйззәт), Рольф (“Профессор Мамлок”, Ф. Вольф), Мурзавецкий (“Бүреләр һәм сарыклар”, А. Островский), Керубино (“Фигароның өйләнүе”, П. Бомарше) – аның Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә тудырырга өлгергән кайбер образлары. Сугышка алар дусты, театр артисты Гали Надрюков белән бергә алыналар. Гали абыйга яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтырга, зур иҗат юлы узарга, мактаулы исемнәр алырга, озак яшәргә насыйп була. Туган илне саклар өчен ут эченә киткән һәм әйләнеп кайтмаган талантлы яшь Камал театры артистларының, хезмәткәрләренең җәсәдләре кайда гына булса да, рухлары шат булсын.                                                           .                                Татарстанның  халык артисткасы Луара Шакирҗан

 

Фатыйма Ильская улы турында кайгылы хәбәр алган көнне театрда “Яшенле яңгыр” спектакле куела. Администрация спектакльне башка әсәр белән алмаштырырга уйласа да, горур артистка Фатыйма ханым Ильская бөтен көчен җыйнап: “Юк, алмаштырмагыз, мин уйныйм, минем бөтен тормышым сәхнә, кайгымны да аның белән уртаклашам”, – дип җавап бирде”...

Рәшидә Җиһаншина, “Күңелем түреннән” китабыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021