Шатлыклы хәбәр: Эмиль Гарипов әти булган!
Узган көнне «Ак Барс»ның элекеге капкачысы Эмиль Гариповның улы туган. Әлеге хәбәрне инстаграм сәхифәсе аша Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерә.
«Буген Гарипов Эмиль гаиләсендә малай дөньяга килде. Ихлас күнелдән Эмильнең гаиләсен, аларның әти-әниләрен тәбрик итәбез!» – дип яза ул.
Искәртеп китик, капкачының тормыш иптәше – Җәмилә – күпләр яраткан татар шагыйре Разил Вәлиевның оныгы. Эмиль белән Җәмиләне әти-әни булулары белән котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
Останови огонь