Социаль иминият фонды дәүләт хисабына баерга маташучы алдакчыларны тота

Татарстанның Социаль иминият фонды (ФСС) республикадагы кайбер оешма җитәкчеләренең үз хезмәткәрләренә пособие түләгән булып, дәүләтне алдау юлы белән акча үзләштерү очракларын ачыклаган. Еш кына мондый намуссыз җитәкчеләр авырлы хатыннарга хезмәт хакын арттырып язу яки аларга чынлыкта булмаган ялган хезмәт хаклары билгеләү аша эш итәләр. Мондый канун бозулар белән көрәш ничек бара, махинацияләргә тартырга маташсалар, авырлы хатыннарга нишләргә? “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгының бу һәм башка сорауларына Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирде.

– Рамил Ринатович, Татарстан социаль иминият фонды “Туры түләүләр” дип аталган сынау проектын гамәлгә ашыра. Бу проект турында аңлатып китсәгез иде.

– Чыннан да, 2015 нче елның 1 июленнән башлап Татарстан Республикасында Социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дип аталган пилот проекты тормышка ашырыла. Бу проект кысаларында оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә пособие түләү бүтән юл белән башкарыла. Элек пособиеләрне оешмалар хезмәткәрләренә үзләре түли иде, ә безгә бу турыда хисап биреп барды. Хәзер исә акчаларны кеше оешмадан түгел, Фондның җирле органыннан алачак. Дәвамын укыгыз...

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Салават Камалетдинов
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
277
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнәфи Бәдигыйны соңгы юлга озаттылар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы