Ришат Төхвәтуллин кияүгә бирә

Егетләр дим, егетләәр! Сез сөйгән ярларыгызга кияүгә чыгу тәкъдимен ничек ясадыгыз ул? Гап-гади итеп, әйдә барыйк, Загс урыйк, димәгәнсездер бит инде? Хәзер андый егетлек модада түгел, җан кисәкләрем. Оча торган шарга менеп, су асты көймәсенә төшеп, урмандагы агачка менеп, вертолетка утыртып кул сорарга кирәк хәзер. Ансыз сезгә кияүгә дә чыкмаска мөмкиннәр! Шуның өстенә чәчәктер-шардыр, йөзекнең кәттәрәген сайлый күрегез берүк. Шаяртам инде. Иң мөһиме ‒ ихласлык булсын. Әнә бер егет аптырамады ‒ Ришат Төхвәтуллинның концерт барышында сәхнәгә сөйгән ярын чакырып чыгарып, «Яратам сине! Гомерлек ярым булырга тәкъдим ясыйм, син ризамы?» ‒ диде. Оригинальме ‒ оригиналь! Кыз аптырап калды, әмма ризалыгын белдерде. Яннарында торган Ришатның да елмаюы балкып торсын әле! Шуңа әйтүем ‒ гомерлеккә тәкъдим ясаганда да гомерлеккә истә калырлык итә белегез.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: @rishat_thv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
320
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы