Логотип
Хәбәрләр

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале буенча мастер-класс

Артист микрофонсыз да сүзен арттагы рәтләрдә утыручы тамашачыга җиткерә белергә тиеш. Моның өчен дөрес сулыш алырга, сөйләм аппаратын әзерләргә кирәк.

− Быел миңа «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивалендә жюри әгъзасы булу мөмкинлеге туды. Мондый фестивальләр булуы бик сөендерә. Алар балаларда татар теленә, татар сәнгатенә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан килгән эшләрне бәяләдек. Араларында телне төрле дәрәҗәдә белүчеләр очрый. Туган телне камил белү, беренче чиратта, гаиләдән килә. Әгәр дә өйдә әти-әниләр татарча сөйләшсә, балага туган телен үзләштерү җайлырак була. Билгеле, укытучыларга да татарча сөйләшкән балалар белән спектакльләр әзерләве уңайлырак. Бәйгегә килгән эшләрне анализлап, сәхнә теле буенча туган кайбер фикерләрем белән бүлешәсем килә. Бу киңәшләр алдагы еллардагы фестивальләргә әзерләнер өчен укытучыларга һәм укучыларга ярдәмлек булыр дип ышанам.

Катнашучыларның сөйләмендә «ть», «в» авазлары ачык ярылып ята. Татарча әйтелештә без каты «т», «w» авазларын кулланабыз. Әти дигәндә «т» авазын каты итеп әйтәбез, «ватан» дигәндә «w» авазын кулланабыз. 

Кайбер сәхнә күренешләрендә «посыл» җитеп бетми, ул, билгеле, тәҗрибә белән дә киләдер. Бу төшенчә тавышның ныклыгын, һәр тамашачыга ишетелерлек булуын аңлата. Артист микрофонсыз да сүзен арттагы рәтләрдә утыручы тамашачыга җиткерә белергә тиеш. Моның өчен дөрес сулыш алырга, сөйләм аппаратын әзерләргә кирәк. Сүзләр ачык итеп, ашыкмыйча, дөрес артикуляция белән әйтелергә тиеш. Артикуляция – сөйләм аппараты органнарының авазлар әйтелеше вакытында дөрес хәрәкәт итүе. Сөйләм аппаратына иреннәр, тешләр, тел һәм сөйләм барышында кулланыла торган барлык органнар керә. Сөйләм аппараты мөмкинлекләрен дөрес куллану өчен махсус күнегүләр эшләргә кирәк. Ә артикуляцияне камилләштерү өчен тизәйткечләр файдалы. Тик аларны беренче чиратта тизрәк әйтергә тырышырга түгел, һәрбер сүзен ачык, төгәл итеп әйтергә өйрәнергә, шуннан соң гына тиз әйтүгә күчәргә кирәк. Һәм сәхнә теленең тагын бер мөһим төшенчәсе – ул сүз басымы һәм сөйләм логикасы.

Әлбәттә, сәхнә теле үзенчәлекләрен теория ярдәмендә генә үзләштереп булмый, аның өчен практик күнегүләр эшләргә кирәк. Шулай да фестиваль катнашучылары югарыда санап киткән төшенчәләргә игътибар итсәләр, чыгышлары югарырак сыйфатлы булыр, дип ышанам.

 

Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк