Тагын югалту...
Популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат
Бу кайгылы хәбәрне «Матбугат.ру»га композитор Җәүдәт Гыйльманов җиткерде. Аңа исә Фердинант абыйның улы хәбәр иткән. Фердинант Гайсин белән язган җырларыбыз да бар, ди Җәүдәт абый.
Сафьян Ибраһимов, Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Наил Табанаков – Фердинант Гайсин белән иҗади хезмәттәшлектә булган кешеләр бихисап. Күп кенә җырлар хит булып китте. Аларны Салават Фәтхетдинов, Әлфинә Әзһәмова, Ленар Сәйфиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Наил Табанаков һ.б. башкара.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә 17 май көнне 11.00 сәгатьтә Казанның Заря урамы, 7а адресы буенча узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте