«Татар-башкорт халкының горурлыгы»: Ришат Төхвәтуллин хакында тамашачы нинди фикердә?

Бүгенге көндә Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасының иң яратылган артисты диеп әйтсәк алдамасбыз, мөгаен. Шул хәтле тырыш, моңлы тавышлы Ришатны яратмыйча ничек була инде ул?

Ришат, үзен хөрмәт иткән һәр артист кебек үк, тамашачысыннан концертлар хакында фикерләре белән кызыксына. «Тамашачылар фикере безнең өчен һәрчак мөһим», – дип язган ул соңгы постында.

Күптән түгел җырчы үз командасы белән Мәскәүдә концертлар уздырып кайтты. Биредә алар тамашачы фикерен белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаганнар. Әлбәттә, алар җырчы турында бары тик җылы сүз генә әйтә ала. Берәүләр аны Илһам Шакиров белән, икенчеләр Хәйдәр Бигичев белән чагыштырдылар.

Мондый классиклар белән бер рәттән кую тамашачы Ришатны зур бәяли дигән сүз. «Ришат, син татар-башкорт халкының горурлыгы. Сине тыңлап юанабыз, моңланабыз; шуның хәтле хезмәт сөючән булуына сокланабыз», – ди артистның иҗатын яратучыларның берсе.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rishat_thv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
389
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнәфи Бәдигыйны соңгы юлга озаттылар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы