Логотип
Хәбәрләр

Татар телен өйрәнәбез!

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен оештырылган татар теле курсларына чакыра.

Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә

 

Дәресләр хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен уздырыла.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен оештырылган татар теле курсларына чакыра. Әлеге хезмәткәрләр халык белән турыдан-туры аралаша, димәк, алар өчен телне белү аеруча мөһим.

Курслар берничә дәрәҗәгә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.

Дәресләрне үткәрү октябрь аена планлаштырыла. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Аларны Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курс тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак. Телне яхшы белү әлеге хезмәткәрләргә кулланучылар белән элемтәне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ресторан бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә хезмәткәрләре өчен беренче тапкыр бушлай татар теле курслары Казан Мэриясе базасында 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк