Логотип
Хәбәрләр

Татар җырлары – халык мирасы түгелмени?

Татар җырлары – халык мирасы түгелмени?

 «Аерылмагыз» һәм «Миләшләрем» дигән җырларны бары Лейна башкарырга хокуклы. Әлеге хитларга авторлык хокукларын яшь җырчы – Лейна сатып алган. Әмма бу аны элек башкарган Асаф Вәлиев һәм Алсу Хисамиева башка җырлый алмыячак дигән сүз түгел. Лейнаның (аны күпләр Кукмара кызы Гүзәл Кадыйрова дип тә беләдер) продюсеры Гүзәлия бу җырларны башкару бары яшьләргә тыела дип аңлатты. Ә радио, телевидение эфирларында аны элеккеге хуҗалары башкара ала. Яңа форматта исә ул бары тик - Лейнаныкы.

Татарның хиты булган бу җырлар өчен авторлык хокукларын бары бер кешегә бәйләп калдыру дөресме икән? Татар җырлары – халык мирасы түгелмени?

Сез нинди фикердә?

Фото ВК (DIAMANT media group)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Тугелэ куз эшьлэре" дигэн сузлэрне ботенлэй анламыйча, ыргып-сикереп жырлаудан башка хэзер альтернатива да калмый икэн. Мескен татар жыры...