Татарстанда начар һава торышының беренче күңелсез нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанда начар һава торышы аркасында, берничә районда 50 торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
        Агентлык билгеләп үтүенчә, болар – Казан, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарындагы торак пунктлар.

         Барлыгы 8398 кеше утсыз калган. 193 ярдәмче трансформатор станциясе токтан аерылган.

         Бүген, шулай ук һава торышы бозылу сәбәпле, Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр.

Чыганак: Мәтбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
201
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы