Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясе узды

“Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды

 

Тинчурин театрында “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды.

“Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашты. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләде. К.Тинчурин театры чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән берлектә оештырды.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдиновның “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Ул “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. Театрыбыз  моңарчы  “Хуҗа Насретдин”, “Итил суы ака торур”, “Кураж ана” кебек тарихи әсәрләр куеп, зур чыныгу узды. Тинчурин театрында төрле елларда Н.Исәнбәтнең “Рәйхан”, “Хуҗа Насретдин” әсәрләре, аның тәрҗемәсендә “Гамлет” пьесасы куелды. Тинчурин театры актерлары Илгизәр Хәсәнов, Алмаз Фәтхуллин, Лилия Мәхмүтова, Харис Хөснетдинов “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек уйнап күрсәтте. Артем Пискунов “Гамлет”тан монолог сөйләде.

  Бәйрәмне Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып барды. Казан театр училищесы студентлары Н.Исәнбәтнең “Тукай остаз”, “Гыйсьян җыры”, “Әбүгалисина” шигырьләрен башкарды.  Халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова “Син сазыңны уйнадың” җырын, “Түләк” операсыннан Сусылу ариясен башкарды. Театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры музыкаль әсәрләр белән сөендерде. Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов һәм баш режиссер Туфан Имаметдинов чарага килгән тамашачыларны сәламләп, Нәкый Исәнбәтнең тормышы, иҗаты белән кызыксынулары өчен  рәхмәтләрен белдерделәр, тиздән булачак  “Идегәй” премьерасына чакырдылар.

  Чарада  Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе, китапның җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев чыгыш ясады. Шулай ук  Татарстаанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакиров сүз алды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ләйсән  Исхакова, КФУ профессоры Марсель Бакиров, театр белгече, галим Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, галимә Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиевлар чыгыш ясады. Нәкый Исәнбәт турында “Җидегәннән төшкән нур” исемле әдәби әсәрнең авторы, язучы Рафис Корбан да фикерләре белән уртаклашты. Филология фәннәре кандидаты, Салават Юлаев премиясе лауреаты, Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Саламатова чарада катнашуыларны видеоязма аша сәламләде.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музее җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә әзерләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Син сазыңны уйнадың” чарасын турыдан-туры трансляция белән күрсәтте.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк