ТНТ каналының “Песни” тамашасында Казан вокалчысы үзе иҗат иткән җырын башкарган

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 30 һәм 31 мартта ТНТ каналында “Песни” тамашасының Бөтенроссия кастингының ике финал программасы чыга. Шоуда Казаннан Гөлназ Хәсәнова катнаша.

Кыз 6 яшьтән бирле җырлый. Аның сөйләвенчә, ул һәрвакыт һәм бөтен җирдә җырлаган, ишеткән бөтен җырны кабатлаган. Яшь вокалчы фортепианода уйнарга өйрәнгән, конкурсларда катнашкан, татар ансамблендә җырлаган. Аннары Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән, аннан Дәүләт эстрада-джас сәнгате музыка көллиятенә күчкән.

Хәзер Гөлназ Хәсәнова - Гнесин исемендәге Россия музыка академиясе студенты. Гөлназ үзе, аның туганнары да бу уңышка ышана алмый, чөнки 5 бюджет урыны гына булган.

Гөлназ үзе дә җырлар яза. ТНТ проектына аның композициясенә җавап булырмы дип килгән. Кастингта катнашырга аны егете Игорь үгетләгән. “Проектта үз җырларыңны җырлау гади, әмма талантлы яшьләр өчен зур мөмкинлек”, - дип ачыклык кертә башкаручы. Сайлап алу турында ул үзе фортепианода уйнаган һәм үзе иҗат иткән “Оберегай” җырын җырлаган.

Гөлназ Хәсәнова сүзләренчә, әгәр остазлардан Максим Фадеев яки Тиматины сайлау мөмкинлеге булса, ул Тимати командасына барыр иде. “Ул бит татар”, - дип көлә җырчы.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
248
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы