«Тоталь диктант»ка әзерләнү өчен рус теле курслары башланды

«Тоталь диктант» акциясе 13 апрельдә узачак.

Быел «Тоталь диктант» акциясе (анда теләгән һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшереп карый ала) 13 апрельдә була. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акциягә әзерләнергә теләгән һәркем өчен Казанда «Җомга көннәрендә – рус теле» дип исемләнгән атналык курслар башланды», ‒ диелә хәбәрдә.

Курслар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан урамы, 2, 105нче аудитория) оештырыла.

Анда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана, курслар 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
541
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Алия белән Ришат бәби үстерә диләр...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы