Логотип
Хәбәрләр

Туристик кешбэк программасы төгәлләнә

Туристик кешбэк программасы төгәлләнә

1 мартка каршы төндә Россиядә ил буйлап сәфәр кылу өчен туристик кешбэк программасы вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Ростуризмда аңлатуларынча, программаның бишенче этабы бүленгән акчалар бетү сәбәпле тәмамлана. «Программадан  700 меңгә якын кеше файдаланган – алар кешбэк кулланып сәфәр кылуга 12 миллиард сум акча сарыф иткән. Һәм алдан билгеләнгән шартлар нигезендә кешеләрнең карталарына 2,5 миллиард сумнан артык акча кире кайткан», - дип аңлатты Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге программадан файдаланып калырга теләүчеләргә 1 мартка кадәр билет сатып алырга кирәк.

Программаның бу этабы 18 гыйнварда башланды. Аның шартлары буенча туристлар сәфәргә 30 апрельгә кадәр кузгала, ә елга буйлап сәяхәткә навигация башланганнан алып 1 июньгә кадәр юл тота ала иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк