Логотип
Хәбәрләр

«Тылсымлы рәсем» проектында катнашырга чакырабыз. 

Без сезне «Тылсымлы рәсем» проектында катнашырга чакырабыз. 

Кадерле балалар, әти-әниләр, хөрмәтле тәрбиячеләр! 
Без сезне «Тылсымлы рәсем» проектында катнашырга чакырабыз. 
https://t.me/tylsymlyresem сылтамага басып, безнең телеграм төркемгә кушылыгыз!
Проект «Ихлас» мультимедия мәктәбе кысаларында эшләячәк. 
Бу дәресләрдә без карандаш, фломастер һәм пумала белән генә түгел,  
💫мамык таякчыклар, 
💫балавыз бурлар, 
💫губка, 
💫бармаклар белән дә рәсем ясарбыз. 
💫Төрле техникалар кулланырбыз. 
💫Беренче карашка авыр булып тоелган рәсемнәрне җиңел итеп ясарбыз!
💫Дәрес барышында рәхәтләнеп татар телендә аралашырбыз. 
💫Рәсемдә сурәтләнгән предметлар һәм җан ияләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белербез. 
💫Видеолар карабыз!
💫Матур җырлар җырларбыз!
Дәреснең алып баручылары: «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова һәм журналның әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
⏰«Тылсымлы рәсем» дәресләре ZOOM форматта атнага бер тапкыр ПӘНҖЕШӘМБЕ көнне сәгать 10:00 дә үткәреләчәк.
💫Безнең дәресләрдә теләге булган һәркем катнаша ала. +6
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк