Логотип
Хәбәрләр

“Яндекс”ның пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга килде

Автомобиль 11 сәгать эчендә 780 чакрым узды.   (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). “Яндекс.Такси”ның  пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга беренче сәфәрен ясады. Бу хакта сервисның “ВКонтакте” соци...

Автомобиль 11 сәгать эчендә 780 чакрым узды.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). “Яндекс.Такси”ның  пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга беренче сәфәрен ясады. Бу хакта сервисның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемдә хәбәр ителә.

Пилотсыз автомобиль 11 сәгатьтә 780 чакрым узды. Сәфәрнең төп максаты - поездны шәһәр яны юлында төрле юл һәм һава шартларында сынау, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сәфәр вакытында йөртүче канәфиендә теләсә кайсы вакытта идарәне үзенә алырга әзер пилот утырган. Әмма машина юлның 99 процентын мөстәкыйль барган. 

Видеосын карагыз...

татар-информ

Фото: кадр из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк