Логотип
Хәбәрләр

«Югалткач кына аңладым кадерен...»

Күптән түгел Татарстанда бөтен сәүдә үзәкләре карантиннан соң ачылды. Дилә Нигъмәтуллина «МЕГА»ның ачылуына шатланып, шигырь язган.

Күптән түгел Татарстанда бөтен сәүдә үзәкләре карантиннан соң ачылды. Дилә Нигъмәтуллина «МЕГА»ның ачылуына шатланып, шигырь язган.

Сине сагынганмын бит беләсеңме?
Югалткач кына аңладым кадерен...
Син дә мине шулай ук көтәсеңдер,
Озакламый киләм сиңа, бәгърем!

Язлар үтте синнән башка,
Сизелми дә җәй керде.
Очрашу мизгелләрен көтеп,
Киемнәрем тузып бетте.

Бара белерменме икән сиңа таба?
Юллар бит буталган, онытылган...
Керер юлларын да башкача дип,
Хәбәр килде кичә бер дус кыздан.

Әмма теләк көчле, дәрте дә бар
Кесә генә сайрак, акча аз.
Бары синең рәхимлеккә ышанычым
Ташламалары гына булса бераз.

Бүген үк барырмын дигән идем,
Туктаттылар, җанымны телгәләп.
Бераз суын, нәпсенне тый диеп,
Болай да яшәдек бик рәхәт.

Ә мин инде хыялымда
Сумкаларымны тутырып.
Чыгып барам, бәхетемнән
Кредиткамны туздырып.

Озак булмады очрашулар...
Сагынылган!
Барам иртән иртүк!
Төннәрен ничек йоклармын инде,
Бирче Аллам түземлек!

«Сез дә минем кебек өзелеп көттегезме «МЕГА»ның ачылганын? Кемнәр барып җитте? Уртаклашыгыз әле. Ничек анда ситуация? Барыргамы яки юкмы?» – дип киңәш сорый ул укучыларыннан.

Укучылары шигырьне төрлечә кабул иткән. Берәүләр аны мәхәббәт турынды дип уйласалар, икенчеләр Марат Мухиннан җырга көй яздырырга тәкъдим итәләр: «Беренче куплет бик матур чыккан! Мәхәббәт турында шигырьгә охшаттым», «Музыкасын Мухиннан яздырырга кирәк, бик шәп җыр килеп чыга!», «Юк, кат-кат укып төзәтәсе җирләре күп әле, туры килмәгән җирләре күп», «Шигырьләрне шагыйрьләр язсын инде».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Тәрәз төбенә утырып шигырь яздым әле? Бик матур килеп чыкты кебек.. Тик.. Иптәш кызга укыткан идем дә, нәрсәдер җитеп бетми, диде. Үзгәрткәннән соң Сезгә дә укытырмын. Тик шулай да, бер сәгатьтән менә шундые туды ? Сине сагынганмын бит беләсеңме? Югалткач кына аңладым кадерен.. Син дә мине шулай ук көтәсеңдер, Озакламый киләм сиңа , бәгърем! Язлар үтте синнән башка, Сизелми дә җәй керде. Очрашу мизгелләрен көтеп, Киемнәрем тузып бетте. Бара белерменме икән сиңа таба? Юллар бит буталган, онытылган... Керер юлларын да башкача дип, Хәбәр килде кичә бер дус кыздан. Әмма теләк көчле, дәрте дә бар Кесә генә сайрак, акча аз. Бары синең рәхимлеккә ышанычым Ташламалары гына булса бераз. Бүген үк барырмын дигән идем, Туктаттылар, җанымны телгәләп. Бераз суын, нәпсенне тый диеп, Болай да яшәдек бик рәхәт. Ә мин инде хыялымда Сумкаларымны тутырып. Чыгып барам, бәхетемнән Кредиткамны туздырып. Озак булмады очрашулар... Сагынылган! Барам иртән иртүк! Төннәрен ничек йоклармын инде, Бирче Аллам түземлек! Сез дә минем кебек өзелеп көттегезме #МЕГА ачылганын? Кемнәр барып җитте? Уртаклашыгыз әле. Ничек анда ситуация? Барыргамы яки юкмы?

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дилэ сенлем, син жырлаган жырла гына инде, яме! Э шигырьлэренне узеннен куен дэфтэрендэ сакла!Донья бит ул, бэлкем кирэге чыгар?!!