Логотип
Хәбәрләр

«Зоопарк-әлифба»: «Апуш» балалар татар театр студиясенең икенче спектакле

Яшь актерлар җәнлеккә дә әверелә, шул ук вакытта кеше рәвешенә дә керә. Спектакльдә 38 җәнлек булганга, кайбер укучыларга берничә рольдә уйнарга туры килә.

13 декабрь 18.00дә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтәчәк. Керү ирекле, теркәлү буенча.

Тамашачыларга Йолдыз Шәрәпованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителә. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

«Апуш»ның икенче спектаклендә студиягә йөрүче барлык 30 шәкерт тә катнаша. Тамашага әзерлек ноябрь аенда башланды. Укучыларны премьерага аларның остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Студия җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова.

«Зоопарк-әлифба» спектакленә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Анна Новикова.

Башта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясе остазлары һәм шәкертләре спектакль түгел, ә бары тик һәрбер уку дисциплинасыннан (сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал) имтихан уздырырга ниятләгән. Сәхнә теле остазы Резедә Сәлахова, әсәрдә җәнлекләр дә, шигърият тә булу сәбәпле, Й.Шәрәпованың «Зоопарк-әлифба» материалын алырга тәкъдим итә. Шушы китапны күрүгә «Апуш»лылар спектакль кую белән яна башлый. Шәкертләрнең спектакль тудырасылары, тамашада катнашасылары килә. Шул рәвешле тулы спектакль өстендә эш башлана. Постановкада укучылар соңгы ярты ел эчендә алган белемнәрен имтихан формасында спектакль буларак тамашачыга тәкъдим итәчәк.

«Зоопарк-әлифба» – шигъри формадагы җырлы-биюле тамаша. Спектакльнең үзенчәлеге – квест формасында үтүендә. Яшь актерлар җәнлеккә дә әверелә, шул ук вакытта кеше рәвешенә дә керә. Спектакльдә 38 җәнлек булганга, кайбер укучыларга берничә рольдә уйнарга туры килә, – ди А.Фәйзрахманова.

Әлеге премьераны укучылар, аларның әти-әниләре, «Апуш» эшчәнлеге белән кызыксынучылар тамаша кылачак. Спектакльне карау өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.gle/KK8BR6YnTdw2Pbmt5

Белешмә:

«Апуш» балалар татар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында быелның февраль аеннан эшли башлады. Шәкертләр сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал дәресләренә атнага өч тапкыр йөри. Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.

Студиянең тәүге премьерасы июнь аенда булды. Беренче иҗади эш буларак драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы сәхнәләштерелде. Шуны да әйтик: әлеге спектакль «Театральное Поволжье» бәйгесенең республика этабында 1 нче урын алды.

Казан Мэры инициативасы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның өч мәдәният йортында уңышлы эшләп килә. «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән кала, сентябрьдә яңа студияләр «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында ачылды. Кастинг нәтиҗәләре буенча Ленин исемендәге мәдәният йортына кече һәм урта яшь төркемнәрендә 9-15 яшьлек 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды. Алар да спектакльләр әзерли. Студиягә йөрү бушлай. +6

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк