Логотип
Журналда укыгыз

Бер спектакль тарихы / Килә ява, килә ява

Сәхифәнең киләсе чыгарылышы Буа татар дәүләт драма театрының «Килә ява, килә ява» спектакленә багышлана.

Комедия – 12+

Премьера 2016 нчы елның 14 октябрендә була

Автор – Зөлфәт Хәким

Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев

Художник – Сергей Скоморохов

Композитор – Фуат Әбубакиров

Рольләрдә:

Рәшит: Раил Садриев

(Татарстан Республикасының халык артисты)

Саҗидә: Гөлзада Камартдинова

(Татарстан Республикасының атказанган артисты)

Фәндәс: Илфир Солтанов

(Татарстан Республикасының атказанган артисты)

Сантехник Шәйхулла: Рамил Шәйхетдинов

Зәйнәп: Айгөл Сәгыева

Әгәр дә сез үзегезнең тормышыгызны бер төрле диеп уйлыйсыз һәм ул сезне туйдырган икән, сезгә һич югында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Килә ява, килә ява» спектаклен карарга кирәк!Гади генә фатирда бер гаилә яши, көтмәгәндә ишектә звонок… Ә калганын – Буа татар дәүләт драма театры комедиясендә!Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява...» пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан куелган спекталь Буа дәүләт драма театрына яңа сулыш өрә. Ул 2016 нчы елның 14 октябрендә тамашачы хозурына тәкъдим ителә. 2007 нче елда биналы булган һәм «дәүләт» статусы алган театр өчен, бу спектакль яңа дәвергә ишекләр ача.

«Килә ява, килә ява...» спектакленең Буа сәхнәсе түренә менүе үзенчәлекле тарихка ия. «Дәүләт» статусына ия булганчы ук, Буа халык театры Россиянең бик күп төбәкләрендә таныла, хәтта Себер якларына кадәр үк барып җитә ул. 2007 нче елда театрның яңа тормышы башлана. Дәүләт театры булу җаваплылыкны икеләтә-өчләтә арттыра. Яшь артистларны кайтару, аларны тору урыннары белән тәэмин итү, театрда төпләнеп калырлык итеп эш булдыру, аларның күңелләрен үсендерү, белемнәрен арттыру – болар барысы да театрыбызның сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Илдар улы Садриев җилкәсенә йөкләнә. Яшь, амбициоз артистлар күп кайта Буага, ләкин, алар бераз гына таныла башлау белән Казанга китү ягын карыйлар. Шул сәбәпле 2015-2016 нчы еллар Буа театры өчен сынаулы еллар була – ул күп артистларын югалта. Раил Илдар улы, театрның Попечительләр советын җыеп, түгәрәк өстәл оештырырга була. Бу җыелешта шул чордагы мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин, Буа якташлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Рифкать улы Бикчәнтәев һәм башка күренекле шәхесләр катнаша. Күп сораулар хәл ителә ул көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021