Логотип
Журналда укыгыз

Гөлшат гел шат апа!

Шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшева шаян холыклы, шат күңелле, үзеннән дусларча көлгәннәргә ачу сакламый, үзе турында сөйләнгән мәзәкне ишеткәч, кара көйми, башкаларга кушылып, үзе дә рәхәтләнеп көлә торган шәхес иде, хәтта үзенең тышкы кыяфәте турында үзе такмаклар чыгарыр дәрәҗәдәге киң күңелле хатын иде.

Шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшева шаян холыклы, шат күңелле, үзеннән дусларча көлгәннәргә ачу сакламый, үзе турында сөйләнгән мәзәкне ишеткәч, кара көйми, башкаларга кушылып, үзе дә рәхәтләнеп көлә торган шәхес иде, хәтта үзенең тышкы кыяфәте турында үзе такмаклар чыгарыр дәрәҗәдәге киң күңелле хатын иде. 1995 елда ул үзенең «Адәм көлкесе (Театраль миниатюралар)» исемле китабына менә шушы сүзләрне язып, миңа бүләк иткән иде:

«Хөрмәтле  Рабит Батулла! Мин фәкыйрегез дә әзрәк юморист бугай, шушы китапчыкны укып  кара әле, Гөлшат Зәйнәшева.  12.02.96».

Ул төрле җанрларда иҗат итә иде: драматургия дә (аның пьесалары берничә китап булып чыкты, алар татар театрлары сәхнәсендә еш куела килә), театраль миниатюралар да (эстрада сәхнәсендә күп уйналды), җыр текстлары да (аның сүзләренә композиторлар тарафыннан иҗат ителгән онытылмаслык җырлар байтак), шигырь дә (ул күп кенә шигырь тупланмаларының авторы) аңа буйсына иде. Шулар өстенә Гөлшат Зәйнәшева артистка да иде, ул бихисап күп концертларның алып баручысы, шунда ук үз шигырьләрен сөйләүче дә. Аны филармония, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры концертларын алып баручы буларак, зарыгып көтеп торалар иде. Гөлшат апа атаклы артистлар: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Гали Ильясов кебек олы җырчылар белән СССРны, Русияне аркылыга-торкылыга әйләнеп чыккан шагыйрә һәм артистка.

Шушы киң колачлы иҗатында ул балаларны, сабыйларны да онытмый, алар өчен шаян, гыйбрәтле шигырьләр-җырлар яза. Композитор Фәтхерахман Әхмәдиев чыгарган «Кояш гомере» исемле җыры әле һаман онытылмый, әле һаман еш башкарыла, балалар аны һаман җырлый.

Шушы санаганнарның берсен дә башкармыйча да, аның сүзләренә атаклы композиторыбыз Рөстәм Яхин иҗат иткән «Китмә, сандугач» җыры белән генә дә Гөлшат Зәйнәшеваның исеме мәңгеләштерелгән булыр иде. Бу җыр үлемсез. Бу җыр һәр концертта башкарыла килә һәм башкарылачак. Җырчыларның таланты шушы җырны башкару осталыгы белән билгеләнәчәк. Татар милләтенең үлемсез җырлары: «Гөлҗамал», «Зиләйлүк», «Карурман», «Салкын чишмә» кебек җәүһәрләре белән рәттән «Китмә, сандугач» та гасырларда сакланыр.

Шагыйрә буларак, Гөлшат апа бик бәхетле иҗатчы булды. Язмыш аны композиторлар: Александр Ключарёв, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Бәхти Гайсин, Фәтхерахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллиннар белән очраштырды. Алар белән бергә иҗат иткән моңлы, дәртле җырларны башкарырга аның юлына атаклы җырчылар Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны чыгарып куйган. Бервакыт мин Әлфия ханымга:

– Син, Әлфия апа, Гөлшат Зәйнәшева белән Зиннур Гыйбадуллин чыгарган җырларны күбрәк җырлыйсың. Әллә миңа гына шулай тоеламы? – дидем.

Әлфия апа уйга калды: – Шулайдыр… – диде ул бераздан. – Мин халык җырлары белән күтәрелдем, аннан атаклы композиторлар миңа ярдәм итте. Чыннан да, Гөлшат белән Зиннур иҗат иткән җырларым күбрәк яңгырый, ахрысы. Аларның икесе дә җир куенында инде, авыр туфраклары җиңел булсын!

– Амин!.. Моның сәбәбен аңлатып буламы?

– Була! Без Гөлшат, Зиннур гаилә дуслары булдык. Гөлшат белән Зиннур фатирында төне буе иҗат итәбез. Гөлшат сүзләрен яза, Зиннур шундук көй чыгара, мин шундук аны өйрәнә башлыйм. Бу иҗади берлек иде. Икенче көнне иртүк торып радиога яңа җыр яздырырга чабам. Аннан ул пластинка булып чыга. Гөлшат миңа атап берничә җыр язды. «Идел буе» бик һәйбәт җыр. Гөлшат сүзләренә Александр Ключарёв чыгарган җыр:

Ватанымның гади бер кызы мин,

Туып үстем Идел буенда;

Чәчәк җыйдым хәтфә болыннарда,

Җыр өйрәндем сабан туенда.

Бу безнең иң беренче уртак җырыбыз иде.

Аннан соң гомеремә онытмаячакмын Гөлшатның миңа булган игелекләрен. Иң авыр чакларымда миңа ярдәм итүче, юатучы дустым Гөлшат булды. Ирем белән, беренче кызым (күкрәк баласы) белән суык, дымлы кеше өендә яшәп ятабыз. Берзаман өйгә комиссия килеп керде, анда җыр-бию ансамбленең директоры, профсоюз председателе, парторг, тагын берничә кеше, иң алдан Гөлшат чәчрәп чыкты да:

– Карагыз! – диде.

– Җир идәндә, сабый бала туңып үләрлек юеш салкында, атаклы җырчыгыз Әлфия Авзалова яшәп ята. Бусы да үз өе түгел, кешенеке. Аның тавышына салкын тисә, баласына, үзенә туберкулёз йокса, кем җавап бирер?

Икенче атнаны ук бер бүлмәле фатирга күчендем, малакаем. Рәхмәт Гөлшатка. Икенче баламны таптым, без дүртәү бер бүлмәдә яшибез, тагын Гөлшат комиссия китертте, тагын өч бүлмәле яхшы фатирга тиендем. Рәхмәт Гөлшат Зәйнәшевага.

Гөлшат апаның якты истәлеге булып минем тәрәзә төбендә яшел төстәге, резина бака сыны басып тора, баканың сыртына нәни бака баласы менеп атланган. Бик матур курчак бака сыны. Шул елда Академия театрында минем иҗат кичәсе булган иде. Шул елда минем төпчек углым Байбулат дөньяга килде. Сәхнәдә кичә гөрләп бара, шул вакыт күрәм, сәхнәгә Гөлшат Зәйнәшева менеп килә. Кулында ямь-яшел бака сыны. Шул баканы бүләк иткәндә Гөлшат ханым әйткән сүз хәтеремдә калган:

– Батулла, син бакалар турында бик матур әкиятләр язасың. Синең улың Байбулатка менә шушы бака сынын бүләк итәм. Үскәч, кемнән икәнен әйтеп бирерсең!

Байбулат сабый чакта мин аңа Гөлшат апа исеменнән шушы баканы бирдем. Бу бака белән Байбулат бик озак уйнады, теше кычытканда ул баканың тәпилләрен чәйни иде. Шулай итеп бака аксап калды. Байбулатка инде 28 яшь. Ул ара-тирә минем бүлмәгә кереп, озак кына бака сынына карап тора.

– Гөлшат апа – гел шат апа! – дип бакага елмаеп сәлам бирә. – Гөлшат апа миңа ни бүләк итәсен бик яхшы белгән! Миңа бик ошый бу бака.

Шуннан соң мин бака сыннары җыя башладым, алар Гөлшат апаның бакасын әйләндереп алганнар. Әйтерсең, алар Гөлшат апаның бүләген күз карасы кебек саклыйлар.

Шагыйрьләр, язучылар арасында Гөлшат Зәйнәшеваның шигъри иҗатына, драматургиясенә ирен кырыйлары белән генә елмаеп караучылар да юк түгел иде. Ләкин ул иҗат иткән җыр сүзләре моңлы көй язарга чыганак булган, аның атаклы әсәрләре кайбер җитди шагыйрьләрнең әсәрләреннән озын гомерлерәк икәнлеге көн кебек ачык. «Туган җирем Татарстан» (Александр Ключарёв), «Китмә, сандугач» (Рөстәм Яхин), «Менәргә иде Урал тауларына» (Мансур Мозаффаров), «Үз илемдә» (Сара Садыйкова), «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (Зиннур Гыйбадуллин), «Яшь гомер» (Зинур Гыйбадуллин), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Бәхти Гайсин) һәм башка бик күп җырлары Гөлшат Зәйнәшевага һәйкәл булып, озак яшәр!

Гөлшат апага быел 92 яшь тулган булыр иде. Ул 77 яшендә гүр иясе булды. Аның вафат булганына да 15 ел вакыт узган-киткән. Миһербан иясе, олы җанлы, кече күңелле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның урыны җәннәттә булсын! Амин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк