«Тәвәккәл таш яра!» Илзирә Ибрагимова белән әңгәмә
Шифаханәдә авыруларны дару белән генә түгел, үзенең моңлы җырлары белән дәвалаучы, актив позицияле шәфкать туташы ул. Коллективта тырыш, үрнәк хезмәткәр булса, сәхнәдә көр тавышлы, беренче мизгелдән үк җырның мәгънәсен тыңлаучы күңеленә юнәлтә белүче җырчы. Аның репертуарында “Көрәшчеләр гимны”, “Шәфкать туташлары гимн”ы бар. Күп җырларының авторы – әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Аның сүзләренә язылган “Тормыш яратканны ярата” җыры белән җырчының сәхнә карьерасы башланып китә. Репертуарында патриотик җырларга игътибар зурлыгы күренә. Үзен ул: “Мин язгы тамчылар кебек җебеп төшмим, гыйнвар аенда тугангадыр инде, боз сөңгеләре кебек нык мин”, – дип тасвирлый. 2023нче елдан – зур сәхнәдә, татар эстрадасы йолдызы, җырчы Илзирә Ибрагимова.
- Илзирә, җыр-моңга тартылу сездә балачактан ук киләме, гаиләгез иҗади идеме?
- Әйе, авылда балачактан ук төрле чараларда җырлый идем, районкүләм "Балкыш" фестиваленә үтеп, диплом белән бүләкләнгәнем истә, ә инде Чаллыга килгәч, эш урынымда, бөтен бәйрәмнәрдә катнашып, җырлавым белән кешеләрне, коллегаларымны сөендерә идем. Аларга минем чыгышларым бик ошый иде. Еш кына: “Нигә зур сәхнәгә чыкмыйсың?” –дигән сораулар, тәкъдимнәр ишетә идем. Һәм менә мин 2023 нче елда зур сәхнәгә аяк бастым. Беренче җырымны әнием язды. Ул – шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Быел әниемә “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. “Тормыш яратканны ярата” дип аталган җырдан башланып китте минем сәхнә юлым. Бүгенге көндә репертуарымда 18 җыр бар, шушы вакыт эчендә 7 җырга клип төшердек.
- Иҗади гаиләдә үсеп, җырларга яратуыгызга да карамастан, ни өчен юлыгызны шул юнәлештә дәвам итмичә, тормышыгызны медицина белән бәйләргә булдыгыз?
- Шәфкать туташы булу минем балачак хыялым иде. Гомер буе Тукай районы үзәк шифаханәсендә кардиология бүлегендә эшләгән әтинең сеңлесе минем өчен үрнәк булды. Шифаханәдә күрешкәндә аның шундый матур ак халатына соклана идем, кешеләргә ничек ярдәм иткәнен, файдалы булуын күреп, минем дә нәкъ менә шундый шәфкать туташы буласым килә иде. Ә җырчы булу дигән уй-теләк булмады. Мин җырлап йөри идем, тавышым бар, ләкин сәнгать юнәлеше буенча укырга кереп, җырчы һөнәрен сайлауны әти-әнием бик үк җитди кабул итмәс кебек иде. “Шәфкать туташы һөнәрен сайласаң, синең һәрвакыт эшең булачак, кирәкле, хөрмәтле кеше булырсың”, – диде алар миңа. Бер дә үкенмим. Менә инде 20 ел өлкән шәфкать туташы хезмәтен бик яратып башкарам. Иҗат белән медицина арасында охшашлык та күрәм, икесендә дә кич-кичерешләр мәйданы бик зур. Төрле дәваланучылар килә, эмоцияләр дә төрле. Иҗатта да җыр-моңнан без юаныч табабыз. Шифа алган рәхмәтле пациентны күрү һәм сиңа алкышларын бүләк итеп, матур сүзләр әйткән тамашачыларны ишетү – минем өчен бу һөнәрләрнең тагын бер уртак ягы. Яңа үрләр яуларга көч өсти, яңа җырлар яздырырга өнди алар – яшәү өчен энергия чыганагымны шуларда күрәм. Мин аларны аерым-аерым күз алдына да китерә алмыйм. Ике һөнәрле булу – минем күңел халәтем. Элек мин шифаханәдә төрле бәйрәм чараларында гына җырлаган булсам, бүгенге көндә мин зур сәхнәдә. Чаллыда, Казанда, Арчада сольный концертларымны куйдым. Зал тутырып килгән тамашачыны күрү, алкышлар ишетү, алардан матур кайтавазлар алу – миңа көч өсти.
- Казанда беренче концертыгыз узды. Казан тамашачысы ошадымы, өметләр акландымы, канатлар ныгыдымы, Илзирә?
- Казандагы тәүге концертым мин көткәннән дә уңышлырак булды. Башкаладан күңелем үсеп, канатланып кайттым. Бик нык әзерләндек. Командама рәхмәт. Рәхмәт тамашачыларга, алкышларга, чәчкәләргә күмделәр. Тәвәккәл таш яра, дип тикмәгә әйтмиләр! Программасы “Җиңү таңы” дип аталган бу концертым «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды. Концертка махсус хәрби операциядә катнашкан һәм батырларча һәлак булган егетләребезнең әниләре, гаиләләре дә чакырулы иде. Һәм концертның бер бүлеге тулысынча Җиңү җырлары белән әзерләнде. «Ватан көче», «Җиңү таңы», «Хәрби төзүчеләр», «Волга», «Смуглянка» җырлары башкарылды. Концертка махсус кунаклар да чакырулы иде. Алар арасында Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов, танылган композитор Илдус Давлянов һәм Әмир Әхмәдишиннар зур сәхнәдә имтихан тотканда терәк булдылар. Рәхмәт аларга.
- Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган россиякүләм патриотик җырлар фестивалендә сез финалист булдыгыз. Шул чара турында тулырак сөйләгез әле. Ничек катнашырга уйладыгыз? Бүгенге көндә анда актив тавыш бирү бара, Татарстан данын яклаучы буларак, сезгә уңышлар телибез.
- Рәхмәт. Әйе, быел гыйнвар аенда медицина хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс игълан ителде. Үзебезнең профсоюз оешмасы җитәкчеләре катнашырга тәкъдим иттеләр һәм һич көтмәгәндә финалга узганбыз! Конкурс өч этаптан торды. Алда зур сынау, хәзер өченче этап – Мәскәү көтә! Бөтен Рәсәйдән медицина хезмәткәрләре арасыннан 245 катнашучы сайланган, без, 26 финалист, Мәскәү шәһәрендә гала-концертта чыгыш ясаячакбыз. Татарстан Республикасы данын яклау – зур горурлык! Җыр бәйрәмендә «Җиңү таңы» җырының русча вариантын тәкъдим итәчәкмен. Минем бабама һәм батырларча көрәшкән солдатларга багышланган җырның сүзләрен әнием язды, көен Айзилә Вахитова иҗат итте. Конкурс өчен җырны рус теленә үзем тәрҗемә иттем. Патриотик җырлар минем күңел халәтемә дә, тавышыма да туры килә. Шуңа, минем репертуарымда күп алар. Бик зур рәхмәт изге теләкләрегезгә.
- Сез “Шәфкать туташлары Гимны”н башкарасыз. Инде төп хезмәтегезне иҗат белән бәйләп, шуны сорыйм әле, Илзирә, кешене җыр белән дә дәвалап буламы?
- Әйе, мин төп хезмәтемне бик тә яратып башкарам. Шуңа да бу җырдагы һәрбер сүз җан түреннән чыга. Җыр – күңел юанычы ул! Кеше күңелен сагыш басса да, шатлык хисе биләсә дә җыр тыңлап юана, мин дә авыр эш көненнән соң җырлап күңелемне бушатам, ул миңа илһам өсти, сихәт бирә!
- Фешн -ифтар чарасында сезнең «Татар кызы» җыры премьерасы булды. Татар кызын таң йолдызы белән чагыштырган бу бик матур мәгънәле җыр сезнең репертуарда юкка гына урын алмагандыр. Образларыгыз, үз-үзегезне горур, шул ук вакытта тыйнак һәм мөлаем тотуыгыз, клипларыгызда еш кына заманча милли киемнәрдән булуыгыз, иңбашларына салынган толымнар, чулпы, алкалар – матурлыкка мәхәббәт сездә ничек тәрбияләнде?
- Әнием бу яктан бик таләпчән иде. Мин кечкенәдән шулай тәрбияләнгән инде. Сәхнә күлмәкләремне әнием мактаса, ул, димәк, матур, бар яктан да камил дигән сүз. Минем өчен аның бәясе – иң дөресе!
-Үзегезнең характер-холкыгызны боз сөңгеләредәй нык дип тасвирлыйсыз. Бу ныклык тавышыгызда, тембрыгызда да сизелә. Тормышта сез үз-үзегезгә, янәшәдәгеләргә таләпчәнме?
- Мин бик таләпчән кеше. Иҗатта, медицина өлкәсендәге кебек үк, ялгышлар булырга тиеш түгел. Җырлар сайлаганда, аранжировка эшләгәндә, клип төшергәндә дә битараф була алмыйм, үз фикеремне әйтәм, таләпләремне куям.
- Репертуарыгыздагы күп җырларның сүзләр авторы әни, дидегез. Туган авылыгыз Биклән, туган нигез, әти-әниегез сезнең иҗатта төп канат куючылар бит, шулаймы?
- Әти-әниемә бик тә рәхмәтлемен, алар минем ике иңемдәге фәрештәләр кебек, җил-яңгыр тидерми үстерделәр, бүген дә тормышымда иң зур терәк алар. Исән генә булсыннар.
- Сез күпләргә үрнәк. Төп һөнәрегездән тыш, балачак хыялына хыянәт итмичә, тормышыгызда аңа да урын табасыз. Хыяллану гына аз – хыялны тормышка ашыру зур көч сорый торган әйбер. Көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгы, иртүк китеп, кич кенә өйгә кайту режимында эшләгән вакытта күңелдә йөрткән хыялыңны тормышка ашыру өчен ничек вакыт табарга? Барысына да игътибар биреп өлгерергә кирәк: гаилә, эш, иҗат. Ничек өлгерәсез?
- Якыннарым минем хәлемә кермәсә, күңел халәтемне аңламаса авыр булыр иде. Якыннарыма рәхмәт, алар миңа зур терәк! Күңел тыныч булганда, җылылык тойганда таулар күчерергә әзер буласың. Әлбәттә, теләк, тәвәккәллек, тырышлык та кирәк!
- “Улым” җырына төшерелгән клипта үз улларыгыз катнаша. Бер интервьюда, олысына 17, кечесенә 11 яшь дип таныштырасыз. Бу клипта төшәргә ничек ризалаштылар (үсмерләрне фотога да төшереп булмый кайчак)?Гаиләдә гел ир-атлар гына булгач авыр түгелме, әллә, киресенчә, бердәнбер хатын-кыз булып, бөтен игътибарны үзегезгә алу ошыймы сезгә?
- Улларым беркайчан да сүземә каршы килмиләр. Алар кече яшьтән минем эштән-эшкә йөгергәнемне күреп, җырларымны тыңлап үстеләр! Бу җырым аларны чиксез яратуымнан туды.
- Сезгә бу сорауны күпләр бирәдер, медицина өлкәсеннән китү турында уйламыйсызмы?
- Әлегә андый уйлар юк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Иҗат уңышлары юлдаш булсын!
Нурисә Сәгъдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк