Логотип
Журналда укыгыз

Тормыш дәвам итә... Әлфәт Закирҗанов «Аналар көтәләр улларын» спектакле турында

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлап Камал театры башкорт драматургы Әсхәт Мирзаһитовның “Аналар улларын көтәләр” пьесасын сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы Сергей Скоморохов, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, хореографы Сәлимә Әминева.

Сюжетына салынган вакыйга тамашачыны 1975 елга – Җиңүнең 30 еллыгын каршы алырга әзерләнү көненә алып китә. Шул көнгә авылда туй билгеләнү вакыйгаларны тагы да куертып, катлауландырып җибәрә. Ике бәйрәм күпләрнең хатирәләрен яңарта, авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагы да кискенләштерә. Пьеса, билгеле, үз чорының идеологиясеннән, соцреализм бизәкләреннән азат түгел. Режиссёр аларны шомарту юлыннан китми, аның өчен моннан 50 ел элек яшәгән кешеләрнең Җиңү бәйрәмен нинди хис-кичереш дулкынында каршы алуын чынбарлыкка якын итеп, кеше язмышлары аша күрсәтү мөһим.

Вакыйга туйга әзерләнү, киленнең туй күлмәген карау, аны бәяләү күренеше белән башлана. Авылның өлкән яшьтәге карчыклары Сафура (Алсу Гайнуллина), Хафаса (Фирая Әкбәрова), Бибисара (Рузия Мотыйгуллина), Шәфига (Зөлфирә Зарипова) халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучылар буларак ачыла. Алар бер-берсенең хәлен белешеп торсалар да, үзара таләпчәнлекне дә онытмыйлар. Бу тормышның, яшәү рәвешенең үзләреннән соңгы буынга калачагын яхшы аңлап эш итәләр. Шунда ук Бибисараның онытылып китүе, ниндидер сер саклавы, бераздан исә колхоз рәисе Тайфур (Минвәли Габдуллин) белән сүзгә килүе, хөрмәткә лаек ветеран Исламгалинең (Әсхәт Хисмәтов) элекке колхоз рәисе Фәрукша (Илдар Хәйруллин) белән әйткәләшүе, ниндидер яшерен вакыйгага  ишарә итүе – барысы да интрига тудырып, вакыйгалар агышын тизләтә.

Сугыш кайтавазы беренче чиратта өлкән буын сугыш һәм хезмәт ветераннары күңелендә фронтта ятып калган, хәбәрсез югалган, яралардан вафат булган улларын сагыну, хәтердә яңарту рәвешендә яши. А. Гайнуллина уйнаган Сафура улы һәм килене белән яши, оныгы Фуатны (Алмаз Борһанов) өйләндерергә йөри. Актриса олы кодагыйның олпат образын тудыра. Ул –көчле характерлы, үз-үзенә ышанган, балалары белән горурланып яшәүче карчык. Әмма аның да хәсрәт капчыгы буш түгел, җаны борчулы. Улы Тайфурның үзе белән сугышта булган авылдашы Яхъяның әнисе Бибисара белән аңлаша алмавын һәм моның ике гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландыруын яхшы аңлый ул. Тайфур анасы Сафурадан үзенең гөнаһлы гамәлләре булса, ул аны кичерә алу-алмавы турында сорый. А. Гайнуллина герое “бер ана да улыннан баш тартмый. Аналарның ачы язмышы шул. Башы җиргә бөгелер иде ул ананың, күзендә нуры сүнәр иде, өстенә тау ишелеп төшкәндәй булыр иде” дигән сүзләрне шундый итеп әйтә ки, аның улын яратуына һәм аңа ышануына бер тамчы да шик калмый. Спектакльне кабатланмас уены белән баеткан Ф. Әкбәрова өчен Хафаса образы махсус язылган диярсең. Аның герое бердәнбер улын – Мирсәлимен менә инде 30 ел көтеп яши. Сагыш-кайгыдан ул исәрләнә башлаган кебек. Ф. Әкбәрованың үз-үзен тотышы, атлап йөрүе, йөзе-бите, мимикасы, шулай ук һәрдаим кабатлый торган “кырык беренче елның май башында көнбатышка карап (э)шалун-(э)шалун кызыл әрмисләр китә” дигән сүзләре тамашачы күңеленә барып җитә. Ә инде улыннан хәбәр көтеп, көн саен колхоз кәнсәләрен, авыл советы бинасын әйләнеп кайтуын искә төшерүе гади-гадәтилеге, беркатлылыгы белән ышандыра. Актрисаның үз образында яшәвенең матур үрнәге бу. Пәхлевандай улының аяклары “тауварный вагон”нан чыгып торуы, үзенә яраклы кием булмагач, ике шинельдән берне тегеп бирүләрен хәбәр итүе артында дөньяны бер итеп яшәргә тиешле егетнең үлеме өчен әрнү, сызлану хисе калка. 30 елдан улы Мирсәлимгә батырлыгы өчен бирелгән орденның ана күкрәгенә тагылуы – аның шундый егет үстергәненә, бөтен яшәешенә, улын көтү “батырлыгына” бәя булып тора.

Улларын көтүче аналар арасында Бибисара ачы язмышы белән аерылып тора. Р. Мотыйгуллина герое гомер буе балалар укыткан, авылда һәркем тарафыннан ихтирам ителә. Шәһәрдә яшәгән кызы үлеменнән соң, аның үзгәрүен, үз эченә бикләнүен ахирәтләре сизеп ала. Бибисараның Тайфур белән каршылыгына китергән сәбәп спектакль ахырына кадәр сер булып, интрига тудыра. Хәзергә ул үз-үзен ышандырырга теләп болай ди: “Яхъямны ... кайтып керер, дип көтәм. Шул кадәр ышанып көтәм, бер Тайфур түгел, мең Тайфур, улың күз алдыбызда үлде, дип тәкърарлап торса да, ышана алмыйм. (...) Өметем генә яшәтә мине. Өметем өзелгән минутта егылып үләчәкмен”.  Вакыйгалар барышында Р. Мотыйгуллина, улын көтүгә бәйле, өметләре киселгән, яшәү мәгънәсен югалткан ана образын иҗат итә. Ярты ел элек ул  улы Яхъяның исән (!) икәнен белә. Улыннан 1950 елларда ук килгән хатны кызы аннан яшереп куя һәм үлеме алдыннан гына бу турыда әйтә. Ана улын чакырып хат яза, әмма ул кайтмый. 30 ел буе тилмереп улын көткән Бибисара аның туган җиренә, анасы янына кайтмавын аңлый алмаудан гаҗиз булып кала. Шуңа да ул соңгы сугышта нәрсә булуы, Тайфурның Яхъяның ничек һәлак булуы турында Тайфурдан кат-кат сораса да җавап ишетми. А. Гайнуллина төрле шикле уйлардан борчылып калган Сафураның кичерешләрен, эчтән януын, психологик кичерешләрен тулы ача. Ананың үз-үзе белән сөйләшүе – яралы йөрәкнең әрнеп сызлавы, күңел ярасы әрнүе, яшәвенең асылын билгеләгән төп вазифасын үти алмавы өчен сыкрануы ачык сизелә: “Менә, Бибисара, тормыш китабының соңгы битен ачасың гына калды. Ни көтә сине анда – шатлык-куанычлармы, әллә ярты ел буена сузылган ачы газапның дәвамымы? Мөгаен, соңгысыдыр. Мине хәзер бер генә нәрсә борчый: ул да булса улымның намусы. Ярты гомере буе кеше балаларын намуслы булырга өйрәткән укытучы ана өчен моннан да фаҗигале хәлнең булуы мөмкинме? Ләкин, юк, ышанасым килми, ышанмыйм. Еллар буе үлемеңә ышана алмаган кебек, монысына да ышанмыйм. Кил яныма, күзләремә карап, бер генә сүз әйт, мин синең тугры улың булдым һәм шулай булып калдым, әни, дип әйт, һәм мин, тынычланып, күзләремне йомармын. Яхъя улым! Күз нурым! Бердәнберем! Сиңа ни булды? Нинди бәхетсезлеккә дучар булдың син? Әйт, җәфалама. Ни булды Тайфур белән икегезнең арагызда? Очраклы рәвештә чын дөреслекне белә –  улы Яхъя сугышта куркып калган, дошман каршында кул күтәргән икән. Ананың таушалган йөрәге, ачы хакыйкатьне күтәрә алмыйча, тибүдән туктый.

Шәфига ролендәге З. Зарипова булдыклы килен, яхшы ана буларак ачыла. Ире Исламгали белән өч егет үстерәләр, ике өлкәне сугыш кырларында ятып кала, кече уллары исә сугыштан авыр яраланып кайта һәм, баласы тугач, вафат була. Шәфига вакытсыз гүргә кергән улларын сагынып яши. Оныгы Илгизәнең кияүгә чыгуы, аның да күңел яраларын кузгата, хатирәләрен яңарта.

Спектакльдә өлкән буын вәкилләре арасында Исламгали белән Фәрукша үзгә урын алып тора. Ә. Хисмәт герое татарның иң матур традицияләрен саклаучы булып күзаллана. Сугыштан күпсанлы орден-медальләр белән кайткан ирне Ә. Хисмәтов акыллы, булдыклы, ярдәмчел ил карты итеп уйный. Бу урында аны Туфан Миңнуллинның атаклы Әлмәндәр карты белән чагыштыру урынлы булыр иде. Җиңү бәйрәме алдыннан якыннарын сугышта югалткан карчыкларга, ятимнәргә булышып йөрүе дә матур характерын ача. Сугышта һәлак булган авылдашларын бүгенге матур тормыш өчен башларын салдылар, дип саный ул. Ә. Хисмәтов уены ышандыра, үзе артыннан ияртә. Аның Фәрукша һәм Тайфур белән бәхәсе артында яшәешнең әхлакый кыйммәтләрен саклау теләге ята. Солдат хезмәтендә дә, тыныч тормышта да кешенең асылын билгели торган төп төшенчә дип ул намусны атый. Тайфур белән бәхәстә болай ди: “Тәүбә, дидең, тәүбә – олы сүз. Намусның таҗы ул тәүбә, ә ялган ант – җәза ала торган хилаф эш, Коръәндә дә шулай язылган, законда да”. Игътибар итик, улы Камилнең сугыш беткәч үтерелүен искә алуы, башын салган ир-егетләр рухына тугрылык саклау үрнәге булып тора. Исламгали миллионнарча кешенең гомерен алып киткән фашизмга мондый бәя бирә: “Үлгәндә балаларымның балаларына, бөтен нәсел-нәсәбемә васыять әйтеп үләрмен – фашист булган җирдә афәт бар, афәт булган җирдә тыныч яшәү мөмкин түгел. Йолкыгыз шул афәтне төбе-тамыры белән, үтерегез, егетләр, фашистны. Илен, телен, динен, сорамагыз – фашистның асылы бер, бер кулы белән икмәккә үрелер, икенче кулы белән аркаңа пычак кадар. Усал булыгыз, шәфкатьсез булыгыз фашистка карата”. Әлеге юлларда спектакльнең заманчалыгы, авторның һәм спектакльне сәхнәгә чыгаручыларның тамашачыга җиткерергә теләгән мөһим фикере чагылыш таба.

И. Хәйруллин иҗат иткән Фәрукша система тудырган, үстергән герой булып күзаллана. Элекке колхоз рәисе заман үзгәрешләрен начар тоемлый. Улы Гыйльмиярның инвалид булуына да кимсенеп яшәгән һәм шул хисне аңарда тәрбияләгән ул. Улының 50 яшькә кадәр өйләнми йөрүенең бер сәбәбе шунда. Аллаһы Тәгаләгә мөнәсәбәтендә Фәрукша тагы да тулырак ачыла. “Алладан курыкмыйм” дип йөрүче бәндәгә Исламгали каты сабак бирә. Гыйльмияр ролендәге Ф. Сафин үзен түбәнсетеп яшәүче кеше тибын ача. Гариплегеннән оялып, 10 еллап туган авылына кайтмаган ул. Үз хәлен аңлап, болай ди: “Рухым сынган минем, җаным йолкып алынган. Урыным юк дөньяда”. Гыйльмиярны ошатып йөргән, сугыштан кайтуын 7 ел буе көткән Гыйльминур (Илсөя Төхфәтуллина) аның җанын кузгата, үз-үзенә ышаныч тәрбияли. Ниһаять, Гыйльмияр әтисе Фәрукшаның һәрдаим “син – гарип!” диюен, психологик басымын кире кагып, үз иреген, шәхес иреген якларга көч таба: “Утыз ел шушы сүз җилкәмдә тегермән ташы булып ятты. Кимсенеп яшәдем утыз ел. Фашист кулларымны сындырды, ә син рухымны сындырдың, гарип дип. Әгәр шушы сүзне кабат әйтсәң... Ишетәсеңме?! Авылның иң хөрмәтле кешеләреннән булган Исламгалинең портретын ясап, Гыйльмияр башкалар арасында үзен табу юлына чыга. Аның Гыйльминур белән якынаюына да өмет туа.

Колхозның хәзерге рәисе Тайфур вакыйгаларда мөһим урын алып тора. М. Габдуллин аны гаделлек яклаучы кеше итеп ача. Улы Фуатны да шундый итеп тәрбияләгән. Шул ук вакытта ул икеләнеп яши: дөреслекне яклап, Яхъяның хыянәте турында әйтергәме, әллә инде ана күңелендәге өметне сүндермәс өчен хакыйкатьне яшереп калдырыргамы? 30 ел вакыт үтсә дә Тайфур бу турыда егетнең әнисе Бибисарага, үзенең укытучысына әйтә алмый яши. Бу сорауга бер төрле генә җавап бирү дә мөмкин түгел. Спектакльдә Тайфур озак елларга сузылган рухи газаплардан соң гына Исламгалигә әйтә ала. Ә инде Тайфурның булачак хатыны Зәлифә (Венера Шакирова) белән фронтта танышуы үзе бер тарих булып тора. Алар арасындагы җылылык, үзара ярты сүздән аңлашу, бер-береңә таяныч булып яшәүнең бер үрнәге буларак кабул ителә.

Сугышта ятып калган егетләрнең аналар һәм аталар хәтерендә яңаруы, яшь егетләр рәвешендә Яхъяның (Рәдиф Галимов, Илсаф Нәҗипов) Тайфур белән аңлашуы, Мирсәлимнең (Раил Шәмсуаров, Адель Равилов) әнисе Хафаза белән очрашуы, аннан бәхиллек алуы, бер яктан, сугыш кайтавазының һәркем йөрәгендә саклануын аңларга ярдәм итсә, икенче яктан, сугышның сыкранулы мизгелләрен хәтердә яңарта, бүгенге матурлыкны сакларга кирәклеген кат-кат искәртә.

Яңа гаилә коручы Фуат һәм Илгизә (Алинә Мөдәрисова, Алия Гарифуллина) мөнәсәбәте, аларның мәхәббәттә аңлашу күренеше спектакльгә романтик җылылык, яшьлек рухы алып килә. Гомумән, туй күренеше өч буын язмышын үзара бәйли һәм киләчәккә илтә. Сугыш фаҗигасе күңел ярасы буларак төрле буын вәкилләренең дә хәтерендә. Ул һәркемгә бу афәтнең кабатланырга тиеш түгеллеген, тынычлык өчен көрәшү мөһимлеген искәртеп тора. Киләчәк исә яшьләрнеке. Спектакль Тайфур сүзләре белән тәмамлана: “Туй ул – тормыш, тормышны туктатып буламени? Беркем дә туктата алмый аны, Исламгали!...” Өлкәннәр башлап җибәргән “Җиде кыз” биюенә хореограф С. Әминева символик мәгънә сала. Ул буыннар алмашу, традицияләр дәвамчанлыгы, рухи кыйммәтләрнең бер буыннан икенчесенә күчүенә ишарә итә. Сәхнәне тутырып торган капкалар, аларның ачылу-ябылу мизгелләре Исламгали гаиләсен авыл, ил тормышы белән бәйли. Соңгы күренештә ике капканың сугышта һәлак булганнар өчен куелган мемориальгә әйләнүе тарихи хәтернең мәңгелек булуын күрсәтә.

Шулай итеп, Ә. Мирзаһитов пьесасы буенча Ф. Бикчәнтәев сәхнәләштергән спектакль тарихи хәтерне саклау, күпсанлы корбаннар биреп яулап алынган Җиңүнең кадерен белү, җир йөзендә тынычлыкка альтернатива булмавы турында тамашачыны уйландыра, битараф булмаска чакыра һәм шуның белән үткән һәм бүгенге бәйләнешенә китерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021