Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Четверг, 23 февраля 2017 14:17 // Прочитано 298 раз

Туган көнегез котлы булсын

Бүген 23 февральдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның туган көне. Яраткан җырчыбызга 50 яшь тулды бүген. 17 февральдә Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов юбилярны котлап,  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

Үзенең 50 яшенә Айдар Галимов бабай булып керде, аның оныгы бар. Әмма төс-кыяфәтенә карасаң, аңа бабай дип булмый. 50 яшь тә бирмәссең, - дип яза Матбугат.ру сайты.

Бу бәйрәмне Айдар әфәнде Уфада юбилей концерты белән билгеләп уза.

Матур теләкләргә “Сәхнә” журналы да кушыла. Исәнлек-саулык, матур тормыш, гаилә бәхете һәм тагын да зур иҗат уңышлары насыйп булсын сезгә Айдар әфәнде. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар