Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Четверг, 09 марта 2017 07:43 // Прочитано 787 раз

Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхованың уллары туган

Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхованың 3 мартта уллары туды.

Кечкенә вакытта дәү әни безнең турында яратып:Алла биргән, бушка килгән!" дип әйтә торган булган. Безгә дә шундый бүләк насыйп булды, рәхмәт. Әтисе, котлыйм сине! Озын гомерле бул, улкаем!”, – дип язып куйган Резидә үзенең “В контакте” битендә.

Изге теләкләргә “Сәхнә” журналы да кушыла. Сабыегыз сезне куандырып, игелекле, бәхетле, акыллы, сау-сәламәт, үзегез кебек сәләтле, кешелекле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, иҗади уңышлар телибез!




Поделитесь с друзьями

Комментарии  

0 #1 Рәмзия 15.03.2017 11:37
Котлыйм сезне! Бэхетле СЭЛАМЭТ тэуфикле бала булып уссен.
Цитировать

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар