Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Четверг, 09 марта 2017 11:30 // Прочитано 241 раз

Рим Хәсәновка – 70 яшь

Бүген 9 мартта Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, үлмәс хитлар язган композитор Рим Хәсәновка 70 яшь тулды. “Сәхнә” журналы да тәбрикләүләргә кушыла. Исәнлек-саулык, озын гомер, иҗади уңышлар теләп кала.

Автор турында кыскача белешмә:

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов 1947 елның 9 мартында Башкортстанның Благовар районы Языков авылында дөньяга килә. Алты яшьтән скрипкада уйнарга өйрәнә, соңыннан гитара, тора-бара, баян, торба, балалайканы үзләштерә. Бала чактан ук көләр чыгарып, үзенчә сүзләр кушып җырлап йөри.

1973 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлап Уфа сәнгать институтына укырга керә. 1973-1978 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында музыка бүлеген җитәкли.

1994-1996 елларда Австралиядә яши. Соңрак туган иленә кайтып инглиз теленнән тәрҗемә эше һәм драма әсәрләре язу белән шөгыльләнә.

Аның иҗатында джаз, эстрада, классик музыка милли көй-моңнар чагылыш таба. 70тән артык спектакльгә язылган көйләр, шулай ук театрлар һәм телефильфнар өчен махсус җырлар да иҗат итә. Рим Хәсәнов – "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. 400 дән артык шундый җырлар авторы.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар