Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Понедельник, 13 марта 2017 10:40 // Прочитано 246 раз

Марсель Җаббаровка - 70, "Мизгел" театрына 20 яшь

12 март Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровның туган көне. Ул 1947 елның язында Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында дөньяга килә.

1968 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Марсель Җаббаров – 40 елга якын гомерен Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган шәхес. Инде менә 20 ел Казан федераль университеты җирлегендә эшләп килүче “Мизгел” яшьләр театрын җитәкли. Шушы ике юбилей уңаеннан КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыда “Кадерле мизгелләр...” дип аталган кичә булачак. Бәйрәм тантанасы 17 мартта, кичке сәгать 15.00 дә башлана. Адресы: Татарстан урамы, 2 йорт.

Сәхнә журналы да туган көн теләкләренә кушыла. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет, тагын да зур  иҗади уңышлар теләп калабыз!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар