Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Пятница, 17 марта 2017 10:16 // Прочитано 190 раз

Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган

Татарстанның атказанган җырчысы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган.

Ул үзенең сөенечле хәбәрен кичә тамашачысына Инстаграмм челтәре аша җиткерде.  Тормыш иптәше Эльмира белән аларның бер уллары бар. Инде икенче малайлы да булганнар. «Икеләтә әти-әни булдык! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Хисләрне әйтеп бетерерлек түгел! Без бәхетле!», – дип үзенең хис-тойгылары белән уртаклаша җырчы.

“Сәхнә” журналы коллективы да изге теләкләргә кушыла. Сезгә бәхетле, озын гомерле, матур тормышта яшәргә язсын. Балаларыгыз сай-сәламәт, акыллы һәм матур булып үсеп җитеп, сезне гел сөендереп торсыннар! 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар