Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Понедельник, 20 марта 2017 13:14 // Прочитано 209 раз

Туган көнегез котлы булсын!

Бүген 20 март Татарстанның халык артисты Фәридә Сафинаның туган көне.

Фәридә ханым сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлап иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, сәламәтлек озын гомер һәм тагын озак еллар дәвамында яраткан тамашачыгызны сөендереп театр сәнгатеннән аерылмый яшәргә насыйп булсын сезгә!

Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Сарманда туа. 1978 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый һәм Җәлил поселогында Нефтьчеләр техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Сәкинә — «Мирас», Мәмдүнә — «Һинд кызы» (Г.Каюм), Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Анук — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), Маһи — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А.Вампилов), Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), Гафифә — «Беренче театр» (Г.Камал), Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла) һ.б. рольләре белән тамашачы күңелен яулый.Чая характерлы рольләрдә ачылган артистка, дип язылган Г.Камал театры артистлары дигән китапта. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар