Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Четверг, 04 мая 2017 06:38 // Прочитано 197 раз

Камал театры Наил Дунаевның юбилей кичәсенә чакыра

3 май  – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты,   Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Дунаев Николай Иван улының туган көне.

Артист 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Аннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.

“Сәхнә” журналы да изге теләкләргә кушыла. Хөрмәтле Николай Иванович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!

Сүз уңаеннан, бүген 4 майда 19.00 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаевның 80-яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе уза.

Юбилей кичәсе 2 өлешкә бүленгән. Беренче бүлектә тамашачылар өчен юбиляр катнашында Камал театры репертуарының иң яхшы:  “Гөргөри кияүләре”, “Гөлҗамал”, “Өч аршын җир”, “Канкай углы Бәхтияр” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә. Артистны юбилее белән Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, музыка белгече-фольклорист Геннадий Макаров, Татарстанның керәшен иҗтимагый идарәсе рәисе Иван Егоров һәм “Бәрмәнчек”  керәшен Дәүләт фольклор ансамбле котлаячак.

Тантаналы кичәнең икенче өлешендә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В. Иванов исемендәге дәүләт академия драма театры, Татарстан театрлары вәкилләре, җырчылар Алинә Кәримова, Лариса Байсарова, Татарстанның Зәй районы җитәкчеләре һәм коллективлары, Казан мәдәният һәм сәнгать институты, Камал театрының яшь актерлары Раил Шәмсуаров һәм Ришат Әхмәдуллин чыгыш ясаячаклар, – дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар