Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Вторник, 30 мая 2017 11:47 // Прочитано 1001 раз

Илфак Шиһапов вафат, ул иртәгә җирләнәчәк

Моңа ышануы авыр, әмма бу шулай. Башта Илфак Шиһапов үлгән дигән имеш-мимешләр таралды. Ышанмадык, уйдырмадыр, дидек. Кызганыч, уйдырма булмаган. Илфак Шиһапов якты дөньядан киткән. 

Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка килде. Әмма полиция хезмәткәрләре бу фаразны кире кага. Төгәл нәтиҗә ясар өчен аның җәсәден медицина экспертизасына җибәргәннәр. Илфак Шиһаповның вафатын беренче итеп аның кызы Зәринә ачыклый. Ул  иртәнге 9:00 ларда әтисе янына килгән. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.Мәрхүмне туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.  

Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһаповның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар