Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Пятница, 23 июня 2017 08:21 // Прочитано 280 раз

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире - Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июньнең кичендә 66 яшендә якты дөньядан китте. 

 

«Авыр булса да әйтергә туры килә. Дустыбыз, зур журналист, яхшы редактор Исмәгыйл Шәрәфиев киткән. Урыны җәннәттә булсын», ди журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли фейсбук битендә. 

«Исмәгыйль Шәрәфиев яман шешне җиңә алмады, узган елның октябрендә генә авыруы турында белгән иде. Сигез ай эчендә янып бетте. Бүген сәгать кичке тугызынчы яртыда гомере өзлегән», дип сөйләгән Азатлык радиосына «Татарстан яшьләре» газеты хезмәткәре.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган «Бәллүр каләм» чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән «Лада Калина» автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Хезмәттәшебез Исмәгыйль абыйның урыны җәннәттә булсын!

 

http://tatar-today.ru




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар