Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Пятница, 28 июля 2017 09:31 // Прочитано 159 раз

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат

Соңгы елларда түбәндәге сүзләрне еш ишеттек: бу ел авыр килде, шәхесләр күп китте...

2017 ел да шундыйлар рәтендә.

27 июльдә татар эстрадасының тагын бер легендасы Хәния Фәрхи якты дөнья белән хушлашты.

Бу көнне шәхес, җырчы, халык артисты гына түгел, бер эпоха, бер чор безнең белән саубуллашты. 
Шунысы булса да юаныч, җыр гомере кеше гомеренә караганда күпкә дәвамлырак. Бу турыда бөек җырчыбыз Хәния апа үзе дә яхшы белде: "Гомерләрне үлмәс җыр итик", "Онытылыр димә", "Гомерләр зая узмасын"...
"Бу дөньяга тәмам гашыйк мин, тиз китәргә әле ашыкмыйм..." - дип җырласа да, "Соңгы тукталыш"ы Үзе, без көткәннән бик күпкә иртәрәк килде.

Якыннарының, туганнарының, Үзен һәм иҗатын хөрмәт итүчеләрнең авыр кайгыларын уртаклашабыз! Урыны җәнәттә булсын!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар