Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Тәмле-татлы кайнатма

 

 

100 header

Вторник, 11 июня 2019 06:08 // Прочитано 115 раз

Тәмле-татлы кайнатма

Сәлам, дустым! Урамда җәй! Син йокың туйганчы йоклыйсың, күп вакытыңны саф һавада уздырасың, шулай бит? Рә-хә-ә-әт!!! Тиздән бакчада җиләкләр кызарыр, беренче алмалар пешә башлар... Аларның тәмлелеге! Әниең белән әбиең, шул җиләк җимешләрдән, кышка кайнатма әзерләр. Син, кыш көне шул кайнатма белән чәй эчкәндә, ямьле җәйне искә төшерерсең. Ә син кайнатманың кем тарафыннан уйлап табылуын, беренче кайнатманың нәрсәдән пешергәнлеген беләсеңме?

Кайнатманың ерак бабасын борынгы греклар пешергән дигән фикер бар. Алар, айвага бал салып, бу катнашманы әкрен утта пешергәннәр. Грекларның бу рецептын римлылар да отып алган. 4 гасыр ахыры – 5 гасыр башында язылган аш-су китабы «Апикус»та лимон, роза чәчәкләре таҗлары, алма, слива, грушадан кайнатма ясау рецептлары язылган.

Фарсы халкында ачы әфлисун белән айвадан кайнатма ясау бүгенгәчә сакланып калган. Шәрык илләренә шикәр Европага караганда күпкә иртәрәк үтеп кергән, шуңа күрә кайнатманың без ашарга өйрәнгән төрен (ягъни җиләк-җимеш + шикәр комы) нәкъ менә фарсылар ясый башлаган. Әмма бу кайнатма гаять үзенчәлекле булган: составында төрле тәмләткечләр (специи) күп булганга күрә, кайнатманы алар ит-балык ризыклары пешергәндә кулланганнар.

Европага кайнатма 14 гасырда үтеп кергән. Россиягә 18 гасыр ахырында килеп җиткән.

Бүгенге көндә төрле халыклар бик яратып кайнатма ясый. Шуңа күрә аның исеме дә төрлечә: русларда – «варенье», инглизләрдә – «джем», французларда – «конфитюр». Ә син нинди кайнатма яратасың?

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+