Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Җырчы сандугач

 

 

100 header

Вторник, 11 июня 2019 11:26 // Прочитано 55 раз

Җырчы сандугач

Сәлам, дустым! Сандугач дигән кошның моңлы тавышын күпләрнең ишеткәне булса да, аны күргәннәр күп түгелдер. Бу җырчы кошның тышкы кыяфәте күзгә ташланып тормый. Ул үзе көрән төстә, койрыгы җирән. Сандугачлар Европада һәм Азиянең көнбатышында яши.

Сандугач – күчмә кош. Ул салкын кошны яратмый һәм көз көне ерак Африкага очып китә. Яз җитүгә, туган ягына кайта. Сандугачлар төнлә очалар. Туган якларына кайтып җиткәч, алар урман күлләре һәм елгалары янында, таллыкларда, шомырт һәм гөләп куакларында урнашалар.

Агачлар яфракка күмелгәч, сандугачларның җырлау вакыты җитә. Алар кичләрен, кояш баеганда җырлый башлыйлар, төне буе туктап тормыйлар һәм иртәнгә кадәр сайрыйлар. Сандугачларның фантазиясе бик бай, алар сайрауларын яңа элементлар белән гел баетып торалар. Бер-берсеннән яңа көйләр өйрәнәләр.

Сандугач ни өчен җырлый соң? Моның сәбәбе бик гади. Җырлары белән ата сандугач үзенә пар эзли. Матуррак һәм көчлерәк сайраган сандугачка үзенә иптәш табуы җиңелрәк.

Парлашкан сандугачлар бала чыгарырга әзерләнә. Моның өчен яңа гаиләгә оя кирәк. Оя кору эшләре белән ана сандугач шөгыльләнә. Кипкән яфраклардан ул куак астында, җирдә оя кора. Шул ояда ул йомыркалар өстендә утыра. Ата сандугач ул вакытта, оядан ераграк китеп, җырлавын дәвам итә. Моны ул гаиләсен куркыныч астына куймас өчен эшли.

Сандугач балалары бик тиз үсә. Әти сандугачның инде җырларга вакыты калмый, аңа балаларын ашатырга кирәк. Ул азыкны ана сандугачка бирә, тегесе исә аны балаларына бүлә. Сандугач нәрсә белән туклана соң? Коңгызлар, суалчан, күбәләк, кырмыска, җиләкләр – аларның яраткан ризыклары.

Сандугачның сайравы июнь ахырларында туктый. Шул вакытта балалар, үсеп, туган ояларын ташлап китә. Сандугач гаиләләре таркала. Һәр сандугач тормышын аерым-аерым алып бара башлый.

Көз җитүгә, сандугачлар, төркем-төркем булып, Африкага очып китә.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+