Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Камка

 

 

100 header

Пятница, 14 июня 2019 00:59 // Прочитано 54 раз

Камка

Камка – бөтен Җир шары буйлап таралган бөҗәк. Аның 4 мең төре билгеле. Камка кызыл төстә генә түгел, башка төсләрдә дә була ала. Төснең нинди булуы бөҗәкнең төренә бәйле. Камканың кечкенә канатлары бар, алар астында каты асканатчыклар урнашкан. Бу бөҗәк үсемлекләрнең сабаклары буйлап тиз-тиз үрмәли һәм ерак араларга оча ала.

Камканың кызыл яисә сары төстә булуы аны ерткыч кошлардан саклый һәм бу бөҗәкнең ашар өчен бик тәмсез булуын искәртә.

Борынгы кешеләр камканың күктә яшәвенә һәм сирәк кенә җиргә төшүенә ышанганнар. Һава торышының нинди булуын белү өчен, камкага мөрәҗәгать иткәннәр. Ул уч төбеннән очып китсә, яхшы һава торышына, очып китмәсә, начар һава торышына юраганнар.

Камка матур тышкы кыяфәте белән генә түгел, кешеләр утырткан үсемлекләргә файдалы булулары белән дә аерылып тора. Камка зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итә, һәм авыл хуҗалыгына зур файда китерә.

Камка, мөлаем кыяфәтенә карамастан, ерткыч бөҗәк. Ул гөблә белән туклана. Бер көн эчендә камка йөз гөбләне ашап бетерергә мөмкин. Гомере буена камка 400 күкәй сала. Һәр күкәйдән гөблә белән туклана торган корт чыга. Ул үсә һәм бер айдан кузы белән каплана. Ул яфракларга ябыша һәм башы белән аска таба асылынып тора. Бераздан аннан камка чыга. Кайбер фермерлар үз бакчаларында камкаларны махсус үрчетәләр. Файдалы бөҗәк очып китмәсен өчен, алар махсус йортлар төзиләр. Шул йортларда камкалар кышны үткәрә ала.

Камка 2 айдан 2 елга кадәр яши, кыш көне йокыга тала. Йоклар өчен ул агач кайрысы, ташлар, коелган яфраклар астына керә. Кышлаганда, камкалар зур төркемнәргә оеша.

Элек кешеләр камканың уңыш китерүенә ышанганнар. Бу бөҗәкнең рәсеме ясалган киемнәр, бизәнү әйберләре төрле күңелсезлекләрдән саклый дип саналган. Әле хәзер дә «камканы куып җибәрергә ярамый, алайса, уңыш качарга мөмкин» дигән ышану бар.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+