Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Тылсымлы күпер

 

 

100 header

Понедельник, 17 июня 2019 12:30 // Прочитано 46 раз

Тылсымлы күпер

Сәлам, дустым! Җәй көне рәхәт тә инде, шулаймы? Кояш бар дөньяны якты нурларга күмә. Болытлар очып килеп, яңгыр ява башласа да, куркыныч түгел. Яңгыр бетүгә, ялт итеп кояш чыгачак, ә күктә искиткеч матур күпер пәйда булачак. Әйе-әйе, синең яраткан журналың да шул күпер исемен йөртә. Салават күпере ул!

Кешеләр бик күптәннән бу гаҗәеп табигать күренешенең килеп чыгышы белән кызыксынганнар. Салават күперен күпләгән ышанулар, риваятьләр белән бәйләп караганннар. Борынгы греклар, мәсәлән, аны күк белән җирне тоташтыручы күпер дип санаганнар. Бу күпердән, алар фикеренчә, кешеләр белән аллалар арасында илче булган Ирида йөргән. Китайда салават күперен җир белән күк берлеген булдыручы «күк аждаһасы» дип атаганнар. Борынгы славян риваятьләрендә фәрештәләр салават күпере буйлап җиргә төшкән һәм, елгалардан су алып, аларны болытларга салган. Соңыннан исә бу су яңгыр булып җиргә яуган, имеш.

Һава торышын билгеләргә ярдәм итүче күп кенә ырымнар да салават күпере белән бәйләнгән. Мәсәлән, биек һәм текә күпер – яхшы һава торышына, ә түбән һәм сөзәк салават күпере начар һава торышына юралган.

Ә чынлыкта салават күпере каян барлыкка килә соң? Бу күренешне бары тик яңгырга кадәр яисә яңгыр явып үткәннән соң гына күреп була. Бу вакытта кояш нурлары яңгыр тамчылары аша үтә. Бу вакытта һәр яңгыр тамчысы призма ролен үти. Шулай итеп, ак төстәге кояш нуры җиде төскә: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр һәм шәмәхә төсләргә бүленә. Төрле тамчылар бу төсләрне төрлечә авыштыра, шуңа күрә төрле төстәге буй-буй юл – спектр барлыкка килә. Салават күпере –бөгелгән бик зур спектр ул.

Салават күперенең табигатен иң беренче Аристотель аңлатып биргән. Ул аның чын материаль объект түгеллеген, ә бары тик күзгә күренә торган оптик күренеш булуын ассызыклаган.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+