Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Гади карандаш

 

 

100 header

Понедельник, 17 июня 2019 15:26 // Прочитано 79 раз

Гади карандаш

Сәлам, дустым! Син инде, әлбәттә, гади карандашның нәрсә икәнлеген дә, аның ни өчен кулланылганын да беләсеңдер. Ә менә карандашның кем тарафыннан уйлап табылуын, кәгазьдә ничек эз калдыруын беләсең киләме? Алайса, бу язма синең өчен!

Элек кешеләр балавыз тактачыкта гади очлы таяк белән язганнар. Вакытлар үтү белән, тактачыкны – кәгазь, ә таякны карандаш алыштырган. Беренче карандаш бүгенге карандашка бер дә охшамаган. Ул гади кургаш таякчык булган. Ул кәгазьдә дә, бармакларда да эз калдырган. Шуңа күрә аны күн белән тышлап куйганнар.

Бүген кулланылышта йөри торган карандаш исә агач белән тышланган. Ә аның кәгазьтә эз кардыра торган өлеше – грифеле графиттан ясалган. Һәр предмет вак кисәкләрдән – атомнардан тора. Графитның атомнары кат-кат итеп урнашкан. Бу катлар арасында бәйләнеш бик көчле түгел. Шуңа күрә, без кәгазьдән карандаш белән йөрткәндә, бу катлар, бер-берсеннән аерылып, кәгазьгә сыланып кала. Шул сәбәпле, графитны төшереп җибәрсәң, ул бик тиз ватыла, уала да.

Карандашны лабораторияләр өчен савыт ясый торган фабрика хуҗасы, чех кешесе Й. Гартмут уйлап тапкан. Шулай бер савытны карап торганда, ул аны ялгыш төшереп җибәргән. Чәлперәмә килгән савыт идәндә ачык күренеп торган кара эз калдырган. Гартмут бу савытның составына балчыктан кала графит кергәнен ачыклаган. Шул көннән карандашлар графиттан ясала башлаган.

Ә менә төсле карандашлар нәрсәдән ясала икән? Фломастерны кем уйлап тапкан? Монысы – алдагы язмаларда!

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+