Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Пәрәвез үрүче үрмәкүч

 

 

100 header

Четверг, 20 июня 2019 15:15 // Прочитано 33 раз

Пәрәвез үрүче үрмәкүч

Сәлам, дустым! Синең үрмәкүчне күргәнең бардыр. Бәлки син әле аннан шүрләп тә куйгансыңдыр. Курыкма, безнең илдә яшәүче үрмәкүчләр кешеләр өчен зарарлы түгел. Алар вак бөҗәкләр һәм үсемлекләр белән туклана.

Үрмәкүч – бөҗәк түгел, ә буынтык-аяклылаларга караучы җәнлек. Аның тәпиләрен санап кара: алар сигез (ә бөҗәкләрнеке алтау). Үрмәкүчнең корсагында махсус бизләр бар. Ул бизләрдән җилем кебек ябышкак сыекча чыга. Ул һавада катып кала һәм бик нәзек җепкә охшаган пәрәвез хасил итә. Барлык үрмәкүчләр дә пәрәвез үрә. Тик һәр үрмәкүчнең пәрәвезе үзенчәлекле.

Үрмәкүчнең 6 яисә 8 күзе бар, шуңа күрә ул сине бик яхшы күрә дә. Пәрәвезе ярдәмендә үрмәкүч бөҗәкләрне тота һәм ашый.

Пәрәвез – бик нык материал. Ул җилемгә охшаган тамчылар белән капланган. Шул тамчыларга бөҗәкләр ябышып калалар да. Үрмәкүч бу пәрәвезгә үзе ничек ябышып калмый соң? Бөтен хикмәт шунда: үрмәкүчнең тәпиләрендә чәч бөртекләре бар. Алар ярдәмендә үрмәкүч пәвез буйлап шуып бара.

Пәрәвез үрмәкүчкә корбанын тотып ашау өчен генә түгел, хәрәкәт итү өчен дә кирәк. Көзнең «әбиләр чуагы» дип исемләнгән җылы көннәрендә һавада бик күп пәрәвезләр очып йөрүен күрергә мөмкин. Аларның очларына кечкенә үрмәкүчләр ябышкан. Шулай итеп яңа гына күкәйдән чыккан үрмәкүчләр дөнья буйлап тарала икән.

Пәрәвез шулай ук – үрмәкүчнең оясы да. Ана үрмәкүчләр нәкъ менә пәрәвезгә күкәй салалар.

Ә хәзер үрмәкүч турындагы кайбер кызыклы фактларга тукталып китик.

Үрмәкүч тәпиләре ярдәмендә ис сизә.

Пәрәвез шулкадәр җиңел ки, Җир шарының экваторы озынлыгындагы пәрәвезнең озынлыгы нибары 340 грамм гына булыр иде. Ләкин ул бик нык: аның калынлыгын карандаш калынлыгына кадәр киңәйтсәк, мондый пәрәвез белән хәтта самолетны да туктатып булыр иде.

Иң зур үрмәкүчнең озынлыгы 28 сантиметр, иң кечкенә үрмәкүчнеке бары тик ярты миллиметр.

Голландиядә үрмәкүләр кешеләргә караганда күбрәк. Монда 15 миллион кешегә 5 миллиард үрмәкүч туры килә.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+