Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Гаҗәеп гөмбәләр

 

 

100 header

Понедельник, 24 июня 2019 17:23 // Прочитано 74 раз

Гаҗәеп гөмбәләр

Сәлам, дустым! Җәй ул – тәмле җиләкләр, сусыл җимешләр вакыты гына түгел, гөмбә җыю чоры да. Ә син гөмбәләр турында нәрсә беләсең? Әйе, алар урманда үсә. Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләргә бүленә. Тик бу гөмбәләр турындагы бар мәгълүмат та түгел. Гөмбәләр – гаҗәеп җан ияләре. Әйе, галимнәр озак вакыт гөмбәләрне үсемлекләр рәтенә керткәннәр. Ләкин тора-бара гөмбәләрнең хайваннар белән дә уртак сыйфатларга ия булганлыкларына төшенгәннәр. Шуңа күрә аларны аерым патшалыкка – гөмбәләр патшалыгына аерып өйрәнә башлаганнар.

Ә ул патшалык кайда урнашкан соң? Безнең тирә-ягыбызда: җирдә, суда,үсемлекләрдә, киемнәрдә, ашамлыкларда. Дөньяда 5 миллионга якын гөмбә бар. Алар төрле зурлыкта булырга мөмкин: микроскоптан карарлык кечкенә һәм гаҗәеп зур гөмбәләр билгеле.

Гөмбәләр урманда, аланлыкта үсәләр. Җирдән аларның аяклары чыгып тора, эшләпәләре исә үлән-яфрак арасында яшеренгән. Ләкин бу – гөмбәнең күзгә күренә торган кечкенә өлеше генә. Гөмбәнең җир астындагы күзгә күренми торган өлеше дә бар. Аны «гөмбәлек» яисә «мицелий» дип атыйлар. Гөмбәлекнең нечкә җепләре зур-зур араларга таралган. Алар зур шәһәрнең машина юлларына охшаган. Гөмбәлекнең җепләре гөмбәләрне туклыклы матдәләр һәм дым белән тәэмин итеп тора.

Гөмбәләр без көн дә ашый торган ипидә дә, тәмле-тәмле пироглар, өчпочмак, бәлешләрдә дә бар. Аларның камыры составына кергән чүпрә – чып-чын гөмбә ул. Эссе көннәрдә сусауны баса торган куас, әчкелтем кефир составында да махсус гөмбәләр бар.

Ипи искерсә, аның өстендә күгәрек барлыкка килә. Ул күгәрек тә – гөмбә. Нәкъ менә шул күгәректән кешеләр иң беренче антибиотик – пенициллин ясыйлар. Ул дару ярдәмендә табиблар иң куркыныч авыруларны да җиңәргә өйрәнәләр.

Кешеләр элек-электән гөмбә җыярга, гөмбә ашарга яратканнар. Гөмбә ашап агуланучылар да булган. Шуңа күрә бай йортларда махсус «гөмбә кешеләре» яшәгән. Алар гөмбәдән пешерелгән ризыкларныберенче булып ашап караганнар. Гөмбә кешесенең сәламәтлегенә зыян килмәсә, бай хуҗа да бу ризыктан авыз иткән, ди.

Алдагы язмаларда без сине агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләр белән таныштырырбыз. Безнең сәхифәне даими укып бар, дустым!

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+