Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Чикерткә

 

 

100 header

Воскресенье, 30 июня 2019 09:48 // Прочитано 63 раз

Чикерткә

Сәлам, дустым! Җәй көне табигать якты төсләргә, төрле авазларга күмелә. Ул авазлар арасында син кошлар сайравын, яфракларның кыштырдавын ишетәсеңдер. Ә чикерткә сайравын ишеткәнең бармы синең? Бүгенге язмабыз нәкъ менә бу бөҗәк турында.

Безнең планетада яшәүче чикерткәләрнең 7 меңгә якын төре бар. Алар Антарктидалар кала бар континентта да яшиләр. Чикерткәләр яшел яисә көрән төстә була. Бу – алар өчен менә дигән маскировка. Аларны куе озын чирәмдә күрүе бик кыен.

Чикерткәләрнең арткы тәпиләре бик көчле һәм озын. Алар ярдәмендә бу бөҗәк бик ерак араларга сикерә ала. Чикерткәләрнең сикерү арасы аларның гәүдә озынлыгыннан 40 тапкыр күбрәк. Мәсәлән, Малайзиядә 25 сантиметр озынлыктагы чикерткә яши, ул 5 метрга сикерә ала!

Чикерткәләр – бик үзенчәлекле бөҗәкләр. Аларның ишетү әгъзалары тәпиләрендә урнашкан. Ә сайрау өчен чикерткәгә канатлары кирәк икән! Кагыйдә буларак, ата чикерткәләр генә сайрый. Төрле чикерткәнең төрлечә сайравы билгеле.

Кайбер чикерткәләр виноград яфраклары, чәчәкләр һәм бөреләр, чәй яфраклары, цитруслы үсемлекләр белән туклана. Икенчеләре вак бөҗәкләрне: чебен, вак күбәләк һәм кортларны ашый.

Җәй көне ана чикерткә җиргә 70–100 күкәй сала. Яз көне алардан кортлар чыга. Алар яшел төстә була. Аркаларында көрән яисә кара төстәге сызык күренеп тора.

Илебездә яшел чикерткә киң таралган. Аны «дыбка степная» («дала бишеге») дип атыйлар. Аның тәне 6–8 сантиметр озынлыкта. Ул саранча, коңгыз, өй чикерткәсе, кандала белән туклана. Корбаннарын алгы тәпиләре ярдәмендә тота.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+