Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Тәмле кура җиләге

 

 

100 header

Суббота, 06 июля 2019 01:23 // Прочитано 54 раз

Тәмле кура җиләге

Сәлам, дустым! Җәй ул – бакчаларда, урманнарда кызарып җиләк пешкән вакыт. Бүгенге язмабыз шундый җиләкләрнең берсе – кура җиләге турында.

Кура җиләге урман кырыендагы аланчыкларда үсә. Кешеләр исә бу җиләкне бакчаларында үстерәләр. Кура җиләге нечкә-нечкә ярымкуакларда – кураларда үсә.

Кыргый кура җиләге әле борынгы грекларга һәм римлыларга таныш була. Алар кура җиләгеннән шулпа кайнатканнар һәм аның белән төрле авырулардан котылганнар. Ә кура җиләге чәчәгеннән ясалган төнәтмә, елан чагуыннан соң кулланылып, елан агуыннан да коткарган. Кура җиләге турындагы беренче мәгълүматлар безнең эрага кадәр 3 гасырга караган трактатларда очрый. Көнбатыш Европада кура җиләген 4 гасырда үстерә, ә бу җиләкнең төрле сортларын бары тик 16–17 гасырларда гына чыгара башлыйлар.

Кура җиләге бүген дә бик популяр. Кешеләр аны татлы тәме, хуш исе өчен үз итәләр. Ләкин кура җиләге тәмле генә түгел, бик файдалы да. Анда С, А, В витаминнары, йод, фолий, лимон, салицил кислоталары бар. Ул ашыйсы килү теләген көчәйтә, югары температураны төшерә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта.

Кура җиләге төрле төсләрдә була ала. Кызыл төстәге җиләкләрдән тыш сары, ак, кара төстәге җиләкләр дә бар.

Кура җиләген болай да ашыйлар, аннан төрле ризыклар һәм эчемлекләр – мармелад, кайнатма, джем һәм соклар әзерлиләр. Кура җиләге яфракларын, киптереп, чәй итеп эчәләр.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+