Warning: file_put_contents(/var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/modules.js): failed to open stream: Permission denied in /var/www/tatmedia/sahne.ru/htdocs/templates/saxnesk/library/Artx/Page.php on line 18 Энә карагы

 

 

100 header

Суббота, 06 июля 2019 01:38 // Прочитано 37 раз

Энә карагы

Сәлам, дустым! Җәй – табигатьнең чәчәк аткан, чын-чынлап яшәгән, тереклек иткән чоры. Бу вакытта агачлар, үсемлекләр, чәчәкләр генә түгел, бөҗәкләр дә үзләренең актив чорын кичерә. Бүгенге язмабызның герое – искиткеч матур энә карагы.

Энә карагы – иң матур бөҗәкләрнең берсе. Аларны кояшлы көндә су өстендә күреп була. Алар төрле төстә: зәңгәр, яшел, кара төсләрдә була.

Япониядә энә карагы җиңү билгесе булып саналган, алар турында шигырьләр язганнар, аларны рәсемнәрдә сурәтләгәннәр.

Энә карагының дүрт ятьмәсыман канаты аңа тиз очарга ярдәм итә, ә озынча рульсыман тәне аңа очу юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Энә карагының очу тизлеге – сәгатенә 96–144 километр. Аның зур күзләрендә салават күперенең барлык төсләре бар. Алар 28 мең вак күздән торалар. Энә карагы һәрвакыт нәрсәдер аулап ашап тора. Ул вак бөҗәкләр: черки, коңгыз, чебен, вак күбәләкләр белән туклана. Бер сәгать эчендә энә карагы 40 чебен ашап бетерә ала.

Энә караклары җәй буе очалар, ә көз көне йокыга талалар. Бу бөҗәкләр һава торышын алдан хәбәр итәргә сәләтле. Һава торышы бозылмаса, алар үзләрен гадәттәгечә тоталар, бозылса, өер-өер булып берләшеп, канатларын җилфердәтеп, төрле тавышлар чыгаралар.

Энә карагының кортлары бик күп ашаулары белән аерылып тора. Алар маймыч, чукмарбаш, вак коңгызларны чыгып торган аскы иреннәре ярдәмендә тотып ашыйлар. Бер тәүлек эчендә энә карагының корты 50 маймыч ашап бетерә ала. Ә бер елдан бу корт эченнән зур күзле матур энә карагы чыга. Ике сәгатьтән ул инде оча ала.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+